Авыл тормышы
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
18 март 2021, 15:30

ИРТӘГЕЗНЕ ЙӨЗЕМНӘН БАШЛАГЫЗ!

Йөзем суы кешегә көн буена җитәрлек энергия бирә. Аюрведа юнәлеше тарафдарлары аны бавырны чистарту өчен куллана. Ул ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, эч катудан файдасы бар.

Һәр иртәне йөзем суыннан башлагыз, дуслар. Файдасын үзегез үк сизәрсез. Кичтән 10-12 йөземне 1 стакан кайнар суга салып калдырырга, иртән суын эчәргә, җимешләрен ашарга кирәк.

Йөзем суы кешегә көн буена җитәрлек энергия бирә. Аюрведа юнәлеше тарафдарлары аны бавырны чистарту өчен куллана. Ул ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, эч катудан файдасы бар.

Йөземдә С һәм В витаминнары күп, ул иммунитетны ныгыта. Көнне йөзем суыннан башлау организмга бактерияләр һәм инфекцияләргә каршы көрәшергә булыша. Кыш айларында аның сихәтен аеруча сизәрсез.

Йөземдә кальций күп, ул сөякләрне ныгыта, остеопороздан сакланырга мөмкинлек бирә. А һәм Е витаминнарына бай, чәчне, тирене яхшырта.
Фото: www.pexels.com
Читайте нас: