Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
26 март 2021, 13:00

ФАЙДАЛЫ ИТЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

Ит яратучылар өчен!

1 урын - куян ите.
Ул гипоаллерген һәм иң файдалы ит булып санала. Анда майлар тавык итеннән күбрәк, ә холестерин азрак. Куян ите аминоксилоталарга, омега-3, В төркеме витаминнарына, фосфор, кобальт, калий һ.б. матдәләргә бай. Куян итен бөтен кешегә дә, шул исәптән балаларга да, ашарга ярый.

2 урын - тавык ите.
Анда А, В, Е витаминнары, фосфор, тимер, калий, магний күп. Аны өлкәннәргә дә, балаларга да ашарга ярый. Ул канда шикәр микъдарын нормальләштерә, йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Тавыкның бер кимчелеге - аның тиресе бар, ә тавык тиресендә холестерин күп була.

3 урын - күркә ите.
Ул иң диетик ит булып санала. Анда май күләме иң азы, тик күркә итен үзләштерү җиңел түгел. Анда минераллар һәм витаминнар күп, күркә ите кан составын яхшырта.

4 урын - сыер ите.
Ул безнең планетада иң күп таралган ит булып санала. Аның төп минусы да шунда - сәнәгый эшкәртү итнең составына начар йогынты ясый. Сыер итендә антибиотиклар, башка чит матдәләр була. Сыер ите авыр үзләштерелә.

Үрдәк һәм сарык итен сирәгрәк ашарга киңәш ителә. Аларда витаминнар һәм файдалы матдәләр күп булса да, организм үрдәк һәм сарык итен начар үзләштерә.
Читайте нас: