Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
19 декабрь , 08:53

Бәйрәмне акыл белән каршылыйбыз

Яңа елга экономияле әзерләнү өчен 7 киңәш Яңа ел – могҗизалар һәм хыяллар чынга ашкан чор. Ләкин бәйрәм алды ыгы-зыгысында бик җиңел ажиотажга бирелергә һәм планлаштырганнан артыгын сарыф итәргә мөмкин. Бәйрәм бюджетка зыян салу белән түгел, ә чагу тәэссоратлар белән хәтердә калсын өчен җиде шәп киңәш тәкъдим итәбез.

Бәйрәмне акыл белән каршылыйбыз
Бәйрәмне акыл белән каршылыйбыз

Яңа елга экономияле әзерләнү өчен 7 киңәш

Яңа ел – могҗизалар һәм хыяллар чынга ашкан чор. Ләкин бәйрәм алды ыгы-зыгысында бик җиңел ажиотажга бирелергә һәм планлаштырганнан артыгын сарыф итәргә мөмкин. Бәйрәм бюджетка зыян салу белән түгел, ә чагу тәэссоратлар белән хәтердә калсын өчен җиде шәп киңәш тәкъдим итәбез.

  1. Бюджетыгызны алдан планлаштырыгыз

Анык финанс план – тынычлык нигезе. Бәйрәмгә бүләргә әзер булган гомуми сумманы алдан ук билгеләгез һәм төп статьялар буенча бүлеп чыгыгыз: бүләкләргә, азык-төлеккә, күңел ачуга. Акча өчен тәгаенләнгән конвертлардан яки чыгымнарны исәпләү өчен мобиль кушымтадан файдаланыгыз. Һәм планнан тыш алырга мөмкин күңелле әйберләргә (чыршыга матур уенчык яки ниндидер бик тәмле ризык) аз гына сумма бүләргә онытмагыз.

  1. Зур ташламаларга уяу булыгыз

“90% ташлама” дип кычкырып торган чагу стикерлар һәр чакта да отышлы дигәнне аңлатмый. Бәйрәм алдыннан бәяләр ясалма рәвештә күтәрлгән булырга мөмкин. Киңәш: кирәкле товарларга алдан ук күз салыгыз һәм бәяләрне күзәтегез. Болай сез чын сатып бетерүне маркетинг хәйләсеннән җиңел аерачаксыз.

  1. Бәяләрне чагыштырыгыз.

Төрле магазиннарда, базарда яки интернетта берүк товарның бәясе аерылырга мөмкин. Сатып алырга ашыкмагыз, бәяләрне чагыштыру өчен берничә минутыгызны бүлегез. Бу гадәт шактый гына акчаны экономияләргә ярдәм итәчәк.

  1. Хорафатларга ышанмагыз.

Яңа елны яңа киемдә яки билгеле бер меню белән каршы алу – бәхет өчен мотлак шарт түгел. Яңа ел – стереотипларга иярмичә, үзеңнең, яхшылап уйланылган традицияләреңне булдыру өчен шәп сәбәп.

  1. Кирәк-кирәкмәгән сувенирлардан баш тартыгыз

Килүче ел символикасы белән сыннар еш кына кыйммәт тора, ә бәйрәмнән соң алар ерактарак полкага күчә. Мондый әйберләр урынына якыннарыгызга нинди дә булса файдалы әйбер бүләк итегез: үзегез пешергән тәмле ризык, үзегез җыйган чәй җыелмасы яки ихлас теләкләр белән открытка.

  1. Бүләкне төрүдә иҗадилык күрсәтегез

Матур төргәк – мотлак рәвештә кыйммәтле түгел. Бер рулон төргәкләү кәгазе, бераз фантазия һәм интернеттан гади генә мастер-класслар могҗиза тудыра ала. Ә тырышлыгыгызны бәяләү өчен бәйрәмдә иң үзенчәлекле бүләк төргәгенә конкурс оештырыгыз.

  1. Өйдә бәйрәм итегез

Өйдә якыннарың белән үткәргән бәйрәм еш кына ресторанга барудан отышлырак та, күңеллерәк тә була. Әзерләнү эшләрен бүлешегез: табынга кем нәрсә алып килә яки әзерли алдан сөйләшеп куегыз. Уртак мәшәкатьләр бәйрәм тойгысын көчәйтәчәк һәм гаилә бюджетын сакларга ярдәм итәчәк.

Бәйрәмгә акыл белән әзерләнегез һәм Яңа ел бары тик шатлык һәм финанс тынычлыгы китерсен!

Ничек бүләкләрдә экономияләргә һәм күбрәк шатлык кичерергә?

Мәгънәсез ыгы-зыгыдан һәм дистәләгән бертөрле юк-бар нәрсәгә чыгымнардан туйдыгызмы? Бүләк бирүне мәгънәле, бюджетлы һәм кызыклы итү ысулы бар. Бу – “Серле Санта” яки “Серле Кыш бабай” уены.

Асылы нидә?

Һәр катнашучы бер генә бүләк әзерли, тик барысы өчен дә түгел, ә очраклы рәвештә сайлап алынган бер кеше өчен. Аның кемгә эләгәчәген жирәбә билгели.

Ничек оештырырга?

  1. Катнашучыларны җыегыз. Коллегаларыгыз, дусларыгыз яки гаиләгез белән килешеп куегыз.
  2. Жирәбә салыгыз. Һәркем кәгазьгә үз исемен яза, аларны урап, башлыкка сала. Аннары барысын бергә болгаталар һәм һәркем бер кәгазь тартып чыгара. Кемнең исеме чыккан, шуңа бүләк әзерлисең. Нәтиҗәләр сер итеп саклана!
  3. Кагыйдәләр билгеләгез. Иң мөһиме – бюджет (мәсәлән, 1000 сум). Болай барсына да уңайлы һәм гадел булачак. Шулай ук бүләк шатлык китерсен өчен теләкләр исемлеге белән алмашырга була.
  4. Бүләк итегез һәм белегез! Билгеләнгән көнне (корпоративта яки өйдә бәйрәмдә) бүләкләр аноним рәвештә тапшырыла. Аннан соң еш кына юмарт Кыш бабайның кем булуын ачыклау оештырыла.

“Финкульт.инфо” сайты материаллары буенча. 

 

 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас