Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
КИҢӘШЛӘР
19 декабрь , 09:40

Яңа елны нинди киемдә каршыларга?

Арысланнар – Утлы Кызыл Атның фавориты. 2026 ел символы кебек үк, алар көч, энергия һәм ныкышмалылыкны гәүдәләндерә, ут стихиясенә карый, аерылып торырга һәм игътибар үзәгендә булырга күнеккән. Игезәкләргә, кызларга нинди кием сайларга?

Яңа елны нинди киемдә каршыларга?
Яңа елны нинди киемдә каршыларга?

Кучкар

Яңа ел төнендә ал яисә кызгыл сары төстәге кием сайларга кирәк. Киемне күн яки бәрхет ялгау куеп тулыландырырга мөмкин.

Бу образ стиль турында гына түгел, ә көчегез, темпераментыгыз һәм әйләнә-тирәдә дәртле атмосфера тудыра белүегез турында.

Үгезбозау

Сезгә бәрхет, ефәк, жаккард кебек тукымаларны сайларга кирәк. Төсләр төрле булырга мөмкин: шоколад, кофе, карамель, бронза төсләре игътибарны җәлеп итүче образ тудырачак.

Игезәкләр

Шифон, ефәк, киҗе-мамык тукымалар сайларга кирәк. Төсләргә килгәндә, җете кызыл яки кызгылт сары төстәге киемнәр сайларга мөмкин. Сез кышкы төндә җәйге җил кебек булачаксыз.

Кысла

Яңа елда Кыслалар алтынсу-ал, энҗе төсендәге образларда, һичшиксез, игътибар үзәгендә булачаклар. Шулай ук челтәрле кием сайларга була.

Мондый образ гармония һәм күңел җылысы аурасы тудырачак – бу гаилә бәйрәменә идеаль туры килә.

Арыслан

Арысланнар – Утлы Кызыл Атның фавориты. 2026 ел символы кебек үк, алар көч, энергия һәм ныкышмалылыкны гәүдәләндерә, ут стихиясенә карый, аерылып торырга һәм игътибар үзәгендә булырга күнеккән.

Пайеткалар, бәрхет ялгаулар, декольте һәм башка чагу акцентлары булган алтын төсендәге кием сайларга кирәк.

Бу төнне сез аерылып торырга, таң калдырырга, игътибарны җәлеп итәргә тиешсез.

Кыз

Крем, карамель, ком төсләре туры киләчәк. Тукыма затлы күренергә тиеш, шуңа күрә Кызга ефәк, атлас һәм сатинга игътибар бирергә кирәк.

Сезнең образ – тыныч, нәфис, вакытка бәйсез стиль.

Үлчәү

Яңа елда Үлчәүләргә алсу һәм саргылт төсләр туры киләчәк. Кием җиңел булырга тиеш, шуңа күрә ефәк яки шифон сайларга кирәк.

Мондый образда сез нәфислек гәүдәленеше – Яңа ел музасы булачаксыз.

Чаян

Яңа елга кызыл һәм куе кызыл төсләр, бәрхет туры киләчәк. Мондый кием сезнең серле көчегезне һәм харизмагызны ачачак.

Укчы

Укчыларга бәрхетттән тегелгән образлар туры киләчәк. Чагу әмма җылы төсләр сайлау яхшырак булыр, мәсәлән кызгылт сары, җете кызыл.

Сез энергия, шатлык һәм илһам чәчеп торачаксыз, ә бу исә Атка бик ошый.

Кәҗәмөгез

Җылы тоннарга, мәсәлән, алтын ялтыравыклы куе кызыл төскә игътибар итәргә кирәк. Тукымага килгәндә, күн, шулай ук ефәк, атлас һәм сатин туры киләчәк.

Мондый образ статусыгызны, эчке көчегезне һәм нәтиҗәләргә ирешә белүегезне ассызыклаячак.

Сукояр

Шәмәхә яки зәңгәрсу төсләрдәге кием сайларга кирәк. Пайеткалар, стразлар һәм җиңел тукымалар купшылык өстәячәк. Сукоярларга хас булганча, футуристик һәм гадәти булмаган образ тудырачаксыз.

Балык

Ачык төстәге, җемелдәп торган тукымаларга өстенлек бирегез. Мондый образ романтика һәм йомшак, ләкин көчле энергия аурасы тудырачак.

 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас