Авыл тормышы
+9 °С
Ясно
КИҢӘШЛӘР
28 Августа , 10:20

Сентябрьнең беренче яртысына  йолдызнамә 

Кучкар 
Хезмәт урынында һәм көндәлек эшләрдә тәртип урнаштырырга кирәк булачак. Үзең турында кайгырту, файдалы гадәтләргә кире кайту өчен яхшы вакыт. 
Үгезбозау 
Мәхәббәт һәм иҗат өлкәләрендә үзгәрешләр булырга мөмкин. Үзегез өчен чыннан да мөһим булган эшләр белән шөгыльләнергә тырышыгыз. Яңа хобби табыгыз. Гаиләгезгә һәм якыннарыгызга вакыт бүлегез. 
Игезәкләр
CВакыйгалар йорт һәм гаилә тирәсендә барачак. Ремонт, күченү белән бәйле мәшәкатьләр булырга мөмкин. Төп максатлардан читкә тайпылмас өчен, уй-фикерләрегезне тәртипкә китерегез. 
Кысла 
Чор аралашу, очрашулар, сәфәрләр белән тулы булачак. Игътибарыгызны әһәмиятлерәк мәсьәләләргә бүлегез. Берьюлы берничә эшкә тотынмагыз. 
Арыслан 
Финанс өлкәсенә игътибар итәргә кирәк. Чыгымнарны, акча эшләү ысулларын яңадан карагыз, яңа максатлар куегыз. Бәлки, бик озак вакыт азга да риза булганыгызны аңларсыз. 
Кыз 
 Бу чор күп нәрсәне яңадан башларга мөмкинлек бирәчәк. Кыюрак булыгыз. Үзеңне беренче урынга кую мөһим. Үсешегез, яңага өйрәнегез, талантларыгызны күрсәтегез. 
Үлчәү 
Үзегездән максималь продуктивлык таләп итмәгез. Кичектереп килгән эшләрне төгәлләгез, күбрәк ял итегез һәм эчке тавышка колак салыгыз. 
Чаян 
Яңа кешеләр белән танышу, карьера баскычыннан күтәрелү өчен кулай вакыт. Әйләнә-тирәдәге кешеләрнең берсе көтмәгәндә киләчәк планнарны тормышка ашыру өчен файдалы булырга мөмкин. 
Укчы 
Беренче планга карьера өлкәсе чыга. Сезне күрергә, яңа вазыйфа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Кемгәдер уңайлы булсын өчен үз амбицияләрегезне махсус киметергә кирәкми. 
Кәҗәмөгез
Гадәти чикләрдән чыгыгыз. Үзегезгә ял итәргә һәм уйланырга вакыт бирегез. Нәкъ менә тынлыкта акыллы карарлар туа. Ашыкмагыз, борчуларыгызны куыгыз. 
Сукояр
Акчага игътибарлырак булырга туры киләчәк. Тирә-юньдәге кешеләргә ышаныч белән бәйле мәсьәләләр күтәреләчәк. Иллюзияләрдә югалып калмагыз, интуициягә колак салыгыз. 
Балык
Мөнәсәбәтләр өлкәсенә игътибар бирегез. Ачыктан-ачык сөйләшүләр чоры башланачак. Яңага урын бирер өчен, искесеннән баш тартыгыз. Эчке дөньягызны өйрәнегез. 

Е. ИШМӨХӘММӘТОВА әзерләде.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас