

“Акыллы” гаджетлар заманында без әледән-әле гасырлар дәвамында халык хәтерендә сакланып килгән зирәк киңәшләргә мөрәҗәгать итәбез. Бит иң кадерлесе китапларда һәм Интернетта түгел, ә өлкән буын вәкилләре сөйләгәннәрдә, вакыт белән сыналганнарда. Нәкъ менә шуның өчен сезгә күптәнге дустыбыз, Рязановка авылында яшәүче Константин Касьяновтан киңәшләр әзерләдек. Сәламәтлек, йорт хайваннары, бал кортлары, уңыш, хәтта кандаладан “химия”сез ничек котылырга кирәклеге турында телдән телгә күчеп яшәп килгән киңәшләр бу.
Хуҗалык вак-төякләре
Чыпчыклар еш кына бүрәнә арасындагы сүсне тарткалый. Моңы каршы аңа олиф ягарга яки буяу белән буяп чыгарга кирәк.
Мунча миченә чүп-чар яки ылыслы агачлар утыны якканда, еш кына төтен торбасы тыгыла. Аны чистарту өчен утка бәрәңге кабыклары өстәү җитә.
Хуҗалык биналарында еш очраган сагызак ояларының да файдасы тияргә мөмкин. Тычканнар йөргән урыннарга аның кисәкләрен сибеп чыксаң, кимерүчеләр китәчәк. Азык-төлекне тал чыбыгыннан үрелгән тартмада сакласаң, тычканнар анда беркайчан да кермәячәк.
Участок буйлап суган кабыгы таратып чыксаң, бәрәңге сәламәт үсәчәк, җир чистарачак. Ә тагын аңа агач көле, сарык һәм кош тизәге файдалы. Күгәрчен тизәге, розалардан алып помидорга кадәр, нинди дә үсемлекләр өчен – иң яхшы эликсир. Бакчага йомырка кабыгы сибү дә бик әйбәт.
Бәрәңге яхшы саклансын өчен, саклагычка аның янына миләш яфраклары, сарымсак һәм керән тамыры салырга кирәк. Микроклимат сәламәт булачак, авырулар барлыкка килмәячәк.
Суган утыртканда түтәлгә аз гына тоз сибү яхшы – суган чебене булмаячак. Кәбестә утыртканда һәр төпкә бер уч балчык салырга кирәк. Кәбестә яфракларына тәмәке вагы сипсәң, бернинди корткычлар да килмәячәк.
Өйдә кандала барлыкка килсә, өйгә урман кандаласын кертергә кирәк, тегеләре аның исен өнәми һәм үзләре китәчәк. Көядән һәм азык-төлеккә зыян салучы бүтән бөҗәкләрдән гөлбадран яхшы саклый.
Балык тозлаганда яки май белән суганнан салат ясаганда аз гына шикәр комы өстәргә кирәк. Ул ризыкның тәмен яхшыртачак.
Йорт хайваннары турында
Яңа гына савылган кәҗә сөтен ел дәвамында эчсәң, сәламәтлек ныгыячак. Кәҗә сөтендә специфик ис барлыгын-юклыгын белер өчен, аның маңгаен ышкып карарга кирәк. Ис юк икән, димәк, сөтендә дә булмаячак.
Көчекне һәм мәче баласын ничек сайларга? Аларны ояларыннан икенче урынга алып чыгарга кирәк. Анасы иң беренче эләктереп алган һәм кабат оясына илткәне иң яхшысы була. Тагын бер сынамыш: иң яхшы көчекләр гыйнвар аенда туа. Кыска йонлы мәчеләр оста тычкан тотучы булалар.
Йомыркадан нинди чебеш туачагын ничек билгеләгәннәр? Йомырка очлы башлы булса, әтәчләр туачак, йомры икән – тавыклар.
Яшел даруханә
Мунчада чабыну өчен себерке бәйләгәндә бер-ике юкә ботагы өстәү яхшы булыр. Ул хуш ис бирәчәк. Салкын тиюгә каршы әрем һәм кыргый кура җиләге ботакларын өстәргә кирәк.
Эсседән башка әрекмән яфрагы ябарга кирәк. Сызлаган аякларга да төнгә әрекмән яфрагы бәйләргә була. Чуанны, сызлавыкны сирень яфрагы яхшы суыра. Аяклар авыртканда чыклы үлән өстеннән йөрү дә файдалы.
Бака яфрагы киселгән ярадан кан агуны туктатачак. Бал корты чакканда суган кыягының эчке ягы яки петрушка яфраклары яхшы ярдәм итә.
Әрем юлда көч бирә. Әрем себеркесе өйдәге һаваны дезинфекцияли. Борынгы заманда өйалдында әрем себеркеләре һәм балан бәйләмнәре эленеп тора иде. Аларның исе тирә-юньне сәламәтләндерә иде.
Кыргый сарымсак аппетит югалганда ярдәм итә. Тау-урман каен җиләге яфракларыннан ясалган чәй рухны ныгыта.
Яз көне әрекмән тамырын ашасаң, сәламәтлегең ныгыр. Көзен исә салкын тиюгә каршы гөлҗимеш чәе ярдәм итәчәк. Ә кыш көне балан бәлешләре яки пешкән баланны шикәр комы сибеп ашау иммунитетны ныгытачак.
Сару кайнаса, пешкән бәрәңге кабыгы ашарга кирәк. Эчтәге паразитлардан кабак төше файдалы.
Үпкә авыруларыннан иң яхшы дару – юкә чәчкәсе чәе һәм бал. Үпкә чирлеләргә умарталыкта булу бик файдалы. Бал кортлары канатлары белән шифалы һава тудыра. Аз тозлы кыяр белән бал да кеше сәламәтлегенә уңай тәэсир итә.
Халык хәтерендә күпме яхшы, файдалы мәгълүмат сакланган. Барыбызга да файдага!
К. КАСЬЯНОВ,
тарихчы.
Рязановка авылы.