Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
КЫР ЭШЛӘРЕ
3 апрель 2020, 13:00

КЫРГА ЧЫГАРГА ӘЗЕРЛӘР ДИЯРЛЕК

Тәрәзә артындагы югары температура аграрийларны кыр эшләренә ныклап әзерләнергә мәҗбүр итә. Быел чәчү гадәттәгедән иртәрәк башланыр, мөгаен. Шәхси эшкуар И.В.Сазоненко игенчеләре мондый борылышка әзер. 26 мартта без, бу предприятиенең базасы урнашкан Айгөл авылындагы ындыр табагы территориясендә булдык.- Быелгы чәчүдә, - дип сөйләде агроном Тимур Вәлиев, - өч чәчү комплексы: 9,8 һәм 5,4 метр киңлектәге Агратор чәчкечле К-700 һәм Т-150К тракторлары эшләячәк. Моннан тыш, тырмалар комплекты белән өч Т-150 чылбырлы тракторы дым каплатуга кирәк булачак. Чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын без декабрь аеннан әзерли башладык, бүгенге көндә тракторларның һәм җиһазларның 95 проценты инде әзерлек сызыгында тора. Капиталь ремонттан соң К-700 тракторын базага китереп җиткерәсе, чылбырлы Т-150гә кабина урнаштырасы, башка җитешсезлекләрне бетерәсе бар. Механизаторлар Александр Евдокимов, Антон Иванов, Георгий Казаков, Евгений Кондрашов – барысы да монда туып-үскән, тәҗрибәле ир-егетләр, алар бу чорның җаваплылыгын бик яхшы аңлый. Эретеп ябыштыручы Павел Аксаков һәрвакыт ярдәмгә килә. Ул урып-җыю вакытында ЗАВта булыша. Әйтергә кирәк, безнең коллективта үзара алмашыну хуплана гына, иң мөһиме - кыр эшләрен сыйфатлы һәм оптималь срокларда башкарып чыгу.Агроном предприятиенең 3115 гектар сөрүлек җире булуын, бүгенге көндә аның мәйданы тулысынча орлык материалы белән тәэмин ителүен билгеләп үтте. Узган ел белән чагыштырганда арпа чәчү секторы 30 процентка артачак. Ә көнбагыш, киресенчә, кимиячәк, узган ел НСХ 6011 гибриды кайбер участокларда яхшы уңыш бирде бирүен – гектардан 31 центнерга кадәр җитте. Эш шунда ки, Сазоненко шәхси эшкуарлыгында башка культураларда резервлар эзлиләр һәм менә ике ел рәттән рапс игәләр. Бу сезонда аңа 700 гектар җир бүленгән. Чәчүне чылбырлы Т-150 тракторына өч СЗП-3,6 чәчкече тагылган агрегат башкарачак. Эш алга таба да әйбәт барса, туфракның уңдырышлылыгына начар тәэсир итүче көнбагыштан хуҗалыкта бөтенләй баш тартырлар, мөгаен. Рапс орлыгы Илеш МТСында сатып алынган, алар чәчүгә тулысынча әзер. «Архат» сабан бодае орлыгы Калинин исемендәге агропредприятиедән алынган, культура 32 гектар мәйданны биләячәк. «Прерия» сортындагы арпага зур урын бирелә – 1400 гектар.Сазоненко предприятиесе минераль ашламалар туплау буенча җитди эш башкарган. Алар белән тәэмин итү килешүләренең зур өлеше максатчан банк кредиты астында алдан төзелгән. “Ашламаны хәзер сатып алсаң, алар ике тапкыр кыйммәткә төшәчәк", - дип билгеләп үтте агроном.Бүген хуҗалык складларында аммиак селитрасы, аммоний сульфаты, «Б» маркалы карбамид, төрле төрдәге NPK катлаулы ашламасы ята. Чәчүлек мәйданына ашлама кертү тәэсир итүче матдәдә 50 килограмм тәшкил итә. Эш дәвам итә, тагын 20 тонна аммоний сульфаты кайтарасы калды. Кыр эшләре башлануга планлаштырылган эш күләме үтәләчәк.Традиция буенча, кызу урак өстендә шәхси эшкуар Сазоненко игенчеләренә тармакара көллиятнең өлкән курс студентлары ярдәмгә килә. Моның файдасы ике яклы: кыр эшләре билгеләнгән срокларда узачак, ә булачак аграрийларның белемле һәм тәҗрибәле һөнәрманнардан игенчелек осталыгына өйрәнү мөмкинлеге бар.Л.ПЫЛАЕВА. Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Тәрәзә артындагы югары температура аграрийларны кыр эшләренә ныклап әзерләнергә мәҗбүр итә. Быел чәчү гадәттәгедән иртәрәк башланыр, мөгаен. Шәхси эшкуар И.В.Сазоненко игенчеләре мондый борылышка әзер. 26 мартта без, бу предприятиенең базасы урнашкан Айгөл авылындагы ындыр табагы территориясендә булдык.

- Быелгы чәчүдә, - дип сөйләде агроном Тимур Вәлиев, - өч чәчү комплексы: 9,8 һәм 5,4 метр киңлектәге Агратор чәчкечле К-700 һәм Т-150К тракторлары эшләячәк. Моннан тыш, тырмалар комплекты белән өч Т-150 чылбырлы тракторы дым каплатуга кирәк булачак. Чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын без декабрь аеннан әзерли башладык, бүгенге көндә тракторларның һәм җиһазларның 95 проценты инде әзерлек сызыгында тора. Капиталь ремонттан соң К-700 тракторын базага китереп җиткерәсе, чылбырлы Т-150гә кабина урнаштырасы, башка җитешсезлекләрне бетерәсе бар. Механизаторлар Александр Евдокимов, Антон Иванов, Георгий Казаков, Евгений Кондрашов – барысы да монда туып-үскән, тәҗрибәле ир-егетләр, алар бу чорның җаваплылыгын бик яхшы аңлый. Эретеп ябыштыручы Павел Аксаков һәрвакыт ярдәмгә килә. Ул урып-җыю вакытында ЗАВта булыша. Әйтергә кирәк, безнең коллективта үзара алмашыну хуплана гына, иң мөһиме - кыр эшләрен сыйфатлы һәм оптималь срокларда башкарып чыгу.

Агроном предприятиенең 3115 гектар сөрүлек җире булуын, бүгенге көндә аның мәйданы тулысынча орлык материалы белән тәэмин ителүен билгеләп үтте. Узган ел белән чагыштырганда арпа чәчү секторы 30 процентка артачак. Ә көнбагыш, киресенчә, кимиячәк, узган ел НСХ 6011 гибриды кайбер участокларда яхшы уңыш бирде бирүен – гектардан 31 центнерга кадәр җитте. Эш шунда ки, Сазоненко шәхси эшкуарлыгында башка культураларда резервлар эзлиләр һәм менә ике ел рәттән рапс игәләр. Бу сезонда аңа 700 гектар җир бүленгән. Чәчүне чылбырлы Т-150 тракторына өч СЗП-3,6 чәчкече тагылган агрегат башкарачак. Эш алга таба да әйбәт барса, туфракның уңдырышлылыгына начар тәэсир итүче көнбагыштан хуҗалыкта бөтенләй баш тартырлар, мөгаен. Рапс орлыгы Илеш МТСында сатып алынган, алар чәчүгә тулысынча әзер. «Архат» сабан бодае орлыгы Калинин исемендәге агропредприятиедән алынган, культура 32 гектар мәйданны биләячәк. «Прерия» сортындагы арпага зур урын бирелә – 1400 гектар.

Сазоненко предприятиесе минераль ашламалар туплау буенча җитди эш башкарган. Алар белән тәэмин итү килешүләренең зур өлеше максатчан банк кредиты астында алдан төзелгән. “Ашламаны хәзер сатып алсаң, алар ике тапкыр кыйммәткә төшәчәк", - дип билгеләп үтте агроном.

Бүген хуҗалык складларында аммиак селитрасы, аммоний сульфаты, «Б» маркалы карбамид, төрле төрдәге NPK катлаулы ашламасы ята. Чәчүлек мәйданына ашлама кертү тәэсир итүче матдәдә 50 килограмм тәшкил итә. Эш дәвам итә, тагын 20 тонна аммоний сульфаты кайтарасы калды. Кыр эшләре башлануга планлаштырылган эш күләме үтәләчәк.

Традиция буенча, кызу урак өстендә шәхси эшкуар Сазоненко игенчеләренә тармакара көллиятнең өлкән курс студентлары ярдәмгә килә. Моның файдасы ике яклы: кыр эшләре билгеләнгән срокларда узачак, ә булачак аграрийларның белемле һәм тәҗрибәле һөнәрманнардан игенчелек осталыгына өйрәнү мөмкинлеге бар.

Л.ПЫЛАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: