Аграрийлар өчен язгы кыр эшләре – елның иң җаваплы кампаниясе, ул шундый чаралар җыелмасын үз эченә ала ки, аларның нәтиҗәсеннән һәм сыйфатыннан киләсе ел уңышы да, хуҗалык малларына азык җитештерү күләме дә бәйле.
Быел уңайлы температура режимы гадәттәгедән ике атнага диярлек иртәрәк урнашты, һәм район хуҗалыклары әкренләп кыр эшләренә керешә башлады.
Беренчеләрдән булып үзләренең агрегатларын “Рощинский” совхозы җир эшчәннәре басуларга чыгарды. Первомайский һәм Наумовка бүлекчәләрендә уҗымнарны һәм күпъеллык үләннәрне минераль тукландыруны башладылар, аның артыннан ук басуларда тырмату агрегатлары гөрләде. Бу көннәрдә 900 гектардан ашу мәйдан эшкәртелде. 300 гектар мәйданда “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте хуҗалыгы эшчәннәре уҗым бодаен өстәмә тукландырды.
“Фацелия” фермер хуҗалыгы эшкә 3 апрельдә тотынды. 57 гектарлы басуга берьюлы өч агрегат чыкты. Тешле тырмалар таккан МТЗ-1221 һәм 1025 артында тәҗрибәле һәм ышанычлы механизаторлар Алексей Мацук, Вячеслав Шамин, Рөстәм Исламголов. “Көздән басуларны КПЭ-3,8 авыр культиваторлары белән эшкәрткән идек, - дип сөйли җитәкче Александр Долгий, - хәзер җирнең температурасы һәм структурасы өлгергәч, бар көчне дым каплатуга бирәбез. Кыскасы, кабаланмыйча дәртләнеп эшлибез: һава торышы гына комачауламаса, атна-атна ярымнан чәчүгә дә тотынырбыз”.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, быел көнбагыш чәчүлекләрен киметү исәбенә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданы артачак – алар 76 мең гектардан артык мәйданны билиячәк (былтыргы сезонга караганда 4 меңгә артык). Рапс чәчүлекләре үткән ел белән чагыштырганда 165 процент тәшкил итәчәк. Карабодай мәйданнары артачак – ул 1,5 мең гектардан артыграк булачак.
Билгеле, яз сюрпризларсыз булмый – апрель башының матур көннәрен явымнар алыштырды, хәтта кар төште. Әмма, тәҗрибәле кырчылар әйткәнчә, иң мөһиме – форсатны ычкындырмаска һәм язгы эшләрне башларга, ә анда инде крестьянны берни дә туктата алмас.
Изге сәгатьтә, басу эшчәннәре! Яңа кыр сезоны уңышлы булсын!