Авыл тормышы
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КЫР ЭШЛӘРЕ
14 апрель 2020, 15:30

КӨН СУЛЫШЫН ТОЕП

Безнең аграрийларның яз килүгә сөенүенә хәтта коронавирус та комачаулый алмый. Көннәр матур торганда ашыкмый гына чәчүгә әзерләнергә мөмкин. Беренче этап – минераль тукландыру, аны, кагыйдә буларак, җир эрер-эремәстән башкаралар, күпләр моны эшләгән дә инде.

Безнең аграрийларның яз килүгә сөенүенә хәтта коронавирус та комачаулый алмый. Көннәр матур торганда ашыкмый гына чәчүгә әзерләнергә мөмкин. Беренче этап – минераль тукландыру, аны, кагыйдә буларак, җир эрер-эремәстән башкаралар, күпләр моны эшләгән дә инде.

Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, апрель башына район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына тәэсир итүче матдәдә 4309 тонна минераль ашлама кайтарылган – бу үткән ел кимәленә карата 117 %, бер гектар чәчү мәйданына тәэсир итүче матдәдә 38 кг тәшкил итә.

“Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте игенчеләре яхшы темпта эшли (без анда 10 апрельдә булдык). Хуҗалык директоры А.В.Бражников сүзләренә караганда, 2,5 мең гектардан ашу мәйданда уҗым бодаена минераль ашлама кертелгән, бүген бу эш ахырына якынлаша. Предприятиегә бу эштә соңгы берничә елда һәр язны техникалары белән “Дружба” басуларына килгән махсуслаштырылган фирма осталарының ярдәм итүе дә булышлык итә. Өстәвенә хуҗалыкта минераль ашламалар – аммоний сульфаты, аммиак селитрасы, катлаулы ашламалар, карбамид алдан җитәрлек күләмдә кайтарылган иде. Аларны келәт мөдире Илфат Сәйфетдинов катгый норма буенча гына җибәрә, ә Павел Владимирцев DIECI төягечендә аны Азат Ишмуратов, Александр Новиков, Виктор Андреев осталарча идарә иткән куәтле КамАЗ һәм К-700 нең арбаларына төйи. Эш көйле һәм йөк тоткарлыксыз басуларга барсын өчен водительләр һәм механизаторлар әзерлек чорында яхшы эшләгән, аларның һәркайсысы үзенә беркетелгән техниканы үзе ремонтлаган.

Соңрак, шытымнар чыккач уҗым культураларын тагын тукландыру көтә. Моны үз көчләре белән башкарачаклар, аны тәҗрибәле механизатор Виктор Клюгинга ышанып ташырачаклар. Көчле тәгәрмәчле МТЗ-1221 тракторын беразга калдырып, ул KUHN үзйөрешле сиптергечен әзерли.

Орлык материалы турында без хуҗалыкның баш агрономы Н.Х.Гайнуллиннан кызыксындык. Ул сабан ашлыгын чәчү өчен келәттә “Нерд” бодай орлыгы, “Рысак” солы, “Саша” арпа орлыгы бар, бүгеннән аларны агуларга керешәчәкләр диде. ПС-20 җайланмасында арпа орлыгын Виктор Степаненко һәм Илгиз Әбделхаков эшкәртә башлаган. Алар медкомиссия, тиешле инструктаж үткән, шәхси сак чаралары белән тәэмин ителгән, шуңа күрә аларның эшне

сыйфатлы башкарып чыгарына шик юк, ә үсемлекләр исә авыруларга һәм корткычларга бирешмәячәк.

Шул ук көнне, 10 апрельдә, без “Рощинский” совхозының Наумовка бүлекчәсе басуларында да булдык. Анда минераль тукландыру тулысынча тәмамланган. Үзйөрешле “Роса” сиптергечендә Дамир Назаров яхшы эшләгән, водительләр Юнир Сабитов һәм Виктор Щеколдин басуга ашламаны тоткарлыксыз ташып торган. Кибән койгыч ярдәмендә механизаторлык эше ветераны Рәис Исхаков төяп торган. Бүлекчә управляющие Станислав Плема әйткәнчә, һәр минуты кадерле булган язгы кызу чорда мондый ышанычлы эшчеләрдән башка берни эшләп булмый.

Чәчүлекләрне тукландырганнан соң бүлекчә игенчеләре шунда ук тырматуга күчкән. Т-150К тракторына ике эзле тешле тырмалар таккан агрегатны чәчүлекләр буйлап тәҗрибәле механизатор Игорь Полищук йөртә. Аның артыннан басуга карап торуы күңелле – бер кәс тә калмый. Күпьеллык үләннәрдә шундый ук тракторода, ләкин сиртмәле тырма белән Руслан Вәлитов эшли. Алар икесе дә намуслы, җаваплы эшчеләр – техниканы яхшы беләләр, аны үзләре ремонтлыйлар, чәчү чоры җитү белән DMS чәчкечләре тагылган “Вальтер” тракторларына күчеп утырачаклар. Быел басуларда 1585 гектар сабан бодае, 781 гектар арпа чәчүне планлаштыралар. Моннан тыш, 400 гектар силоска чабу өчен кукурузга бүленгән. Пар басулары мең гектар чамасы мәйдан били, калган мәйданда күпьеллык үләннәр чәчелгән.

- Хуҗалыкта уңышлы эшләү өчен барлык шартлар да булдырылган, - дип билгеләде арытабан управляющий, - механизаторларны эш урынына китерү оештырылган, кайнар төшке аш басуга китерелә, хезмәт хакы вакытында түләнә. Аңлашыла ки, бүген без илке-салкы эшләргә хакыбыз юк, юкка гына халыкта: “язның бер көне – елны туйдыра” димиләр. Язгы кыр эшләрендә катнашучыларның кәефләренә караганда куелган бурычларны башкарып чыгарбыз, дип ышанам.

Авыл хуҗалыгы мәгълүматлары буенча, 13 апрельгә район буенча:

3 066 гектар мәйданда дым каплатылган;

1 926 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган;

5 235 гектарда уҗым культуралары тукландырылган;

2 088 гектарда күпьеллык үләннәр тырматылган;

430 гектарда уҗым культуралары тырматылган.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: