Көннән-көн күбрәк район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә керешә. 16 апрельдә без “Авангард” җәмгыятендә булдык. Иртән яңгыр ява иде, аңа кадәр дә яңгырлар булды, шуңа күрә агрегатлар кырга чыга алмаган. Әмма, күрүебезчә, урындагы игенчеләр эшсез күңелсезләнеп утырмый.
Предприятие директоры Р.Р. Ибраһимов сүзлә- ренә караганда, басуга чыгарга күптәннән бар да әзер – минераль ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары кайтарылган, техника ремонтланган, кадрлар тупланган.
-Басулар төрле урында төрлечә, кайдадыр кар озак эреми ятты,- ди Рәмил Рәшит улы, - әмма хәзер туфрак дәррәү өлгерә, көннәр утыру белән җирне минераль тукландыра башлаячакбыз, бу 500 гектар уҗым бодае һәм арыш, шуның кадәрле үк күпьеллык мал азыгы үләннәре -люцерна, кындырак. С3-3,6 чәчкечләре тагылган ике Т-150 тракторы әлеге вакытта тулы әзерлектә, аларга механизаторлар Ирек Михайлов һәм Александр Кириллов идарә итә.
Авангардлылар минераль ашлама туплауда яхшы эшләде. Яз көне елның елы бәяләрнең төрлечә булуын исәпкә алып, химияне үткән елның ноябрь-декабрендә үк кайтара башладык. Бүгенге көндә хуҗалык келәтләрендә катлаулы һәм азотлы ашламалар җитәрлек күләмдә –физик авырлыкта барлыгы 550 тонна, бу 1 гектар чәчү мәйданына тәэсир итүче матдәдә 41,7 килограмм тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре бәяләвенчә, бу районда иң югары күрсәткечләрнең берсе.
- Сабан чәчүе өчен традицион культуралар кулланабыз,- диде арытабан хуҗалыкның орлыкчы агрономы И.М. Патраев,- бу бодай, арпа, солы. Орлык сортын яңарту максатында орлыкларның бер өлешен сатып алдык – “Нерда” сортлы сабан бодае, “Памяти Чепелева” сортлы арпа һәм супер элита. Орлыкның күбесе үзебезнеке - “Экада 109” бодае, “Прерия” арпасы, “Скакун” солысы, өч сорт кукуруз, шул исәптән “Машук 150, -175”, “Катерина”, шулай ук борчак, берьеллык һәм купьеллык үләннәр. Быел көнбагыш нибары 1044 гектарда чәчәбез, бу үткән сезоннан ике тапкырга диярлек азрак.
Планлаштырылган мәйданнарны чәчәргә анкерлы төрәннәр белән турыдан-туры чәчә торган ике “Джон Дир” чәчү комплексы әзер. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалык үсемлекчеләре агымдагы елда энергияне янда калдыручы, туфрак һәм дымны саклаучы No-till технологиясен куллануны төп бурыч дип исәпли. Моның өчен булган техника тәҗрибәле һәм ышанычлы механизаторлар – Хәлим Мәкъсүтов, Анатолий Красовицкий, абыйлы-энеле Иван һәм Александр Герасимовларга беркетелгән.
Алар звеноларга бүленгән һәм кызу мәлдә басуда ике смена, тәүлек әйләнәсенә диярлек эшләргә исәп тота.
Чәчү алдыннан мөһим чараларның берсе – орлык агулау. Моны без хуҗалыкның ындыр табагында булганда күрдек. Агроном фикеренчә, бу орлык һәм туфракның зарарлы огранизмнарына ныклы йогынты ясарга сәләтле эш агуны җентекле сайлаудан тыш, кешеләрне дә дөрес әзерләүне таләп итә. “Авангард”та моның белән ел саен бер үк бригада шөгельләнә, анда Роберт Юлдашев, Рәмил Янтурин, Айрат Бүребаев (фотода) керә. Алар пестицидлар белән эшләргә рөхсәт итүче медкомиссия, инструктаж үткән, кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән, аларга кул юу һәм юыну өчен урын җиһазландырылган. Орлык агулау процессына ындыр табагы мөдире Анатолий Антонов җитәкчелек итә. Сәгәтенә 10 һәм 20 тонна үткәрү куәте булган ике җайланма файдаланыла, алар ярдәмендә орлыкларның барлык күләме 7-8 көндә эшкәртелеп бетәчәк. Эйткәндәй, бу тәҗрибәле һәм үз эшләрен яхшы белгән игенчеләр бригадасы ындыр табагында яздан алып урак эшләре тәмамланганга кадәр эшли.
Хужалыкта коронавирус пандемиясе шартларында эшнең ничек оештырылуы белән кызыксынмый кала алмадык. Хезмәтне саклау буенча инженер А.Р.Ибәтуллин предприятенең барлык бүлекчәләрендә дә битлек кию, шәхси гигиена, социаль дистанция һәм башкалар буенча мотлак хәвефсезлек чараларын үтәү буенча инструктажлар үткәрелде, диде. Барлык эшчәннәргә дә күп тапкыр кияргә яраклы медицина битлекләре, башка саклану чаралары таратып бирелгән, ә 65 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр бүгенге көнне тулысынча үзизоляциядә.
Хуҗалыкта булганда яңгыр, кызганычка, көчәйде генә, алдагы көннәргә дә синоптиклар көннең аяз торуын вәгъдәләмәде. Шулай инде, язгы көн сюрпризларга бай була, шуңа да аграрийлар әзер булырга тиеш. Иң мөһиме, коллектив һәр минутның кадерен белеп, язгы кыр эшләрен оптималь кыска срокларда сыйфатлы итеп башкарып чыгарга әзер.
ЯХШЫ КЫШЛАГАННАР
Басу мәшәкатьләре белән беррәттән «Авангард» эшчәннәре терлекчелек турында да онытмый. Баш зоотехник Ә. Ә. Җиһаншин сүзләренә караганда, хуҗалыкның дүрт фермасында да маллар штатлы режимда кышлаган. Ул игътибар иткән иң мөһиме, терлекчелек продукциясенең кимүенә юл куелмаган, сезонда алынган малларның баш саны тулысынча саклап калынган. «100 сыерга 100 бозау алдык, - ди Әсхәт Әхәт улы, (фотода) - бу терлекчеләрнең барлык коллективының - ферма мөдирләренең, машина белән сыер саву операторларының, бозау караучыларның, терлекчеләрнең көйле эше нәтиҗәсе. Кышлату чорында бер фураж сыердан тәүлегенә уртача 12 литр сөт савып алдык, тулай савым 6 тонна тирәсе тәшкил итә. Хәзер күрсәткечләр арта, көн саен савым күбәя һәм хәзер 14 литрга җитә.»
Биредә малларны асрауга һәм анда эшләүчеләргә яхшы шартлар булдыру уңышка булышлык итә. Барлык фермалар сөтүткәргечләр белән җиһазландырылган, савучылар төркемендә 30-50 шәр баш сыер. Роза Клочкова, Ирина Герасимова, Валентина Данилова һәм башкалар яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Хуҗалыкта сыерларның турлап бозаулавы оештырылган. Быелгы сезонда ул 1 октябрьдә башланган һәм апрель уртасында тәмамланган. Тәҗрибәле ясалма орлыкландыручы Маргарита Патраева сыерларны 100 процент ясалма орлыкландыра.
Бозауларны асрауга һәм ашатуга аерым игътибар бирелә. 55 көнгәчә аларны ирле-хатынлы Надежда һәм Роберт Юлдашевлар, шулай ук Зоя Кириллова һәм Валентина Патраева оста тәрбияли.
3 көннән бозауларга катнаш-азык, көненә 6 шар литр сөт бирелә.
Усылыбаш сөтчелек фермасында булачак колхоз көтүен күрдек. Тук, тәрбияле бозаулар иркен кардада йөри иде. Әле биредә 100 баш үгезбозау бар, алар үткән елның октябрь-ноябрендә туган. Янәшәдә шул кадәре үк санда тана бозауларга бина бар. Тулаем алганда быел хуҗалыкта 700 бозау туган.
-Печән, саламны туйганчы ашыйлар, - дип аңлата Ә. Ә. Җиһаншин, - рационнарында вакланган солы, арпа бар, 3 айдан утлыкларына сенаж да салабыз. Терлекләр һәр чак тук, артымнары яхшы булуы мөһим.
Бүген ферма эшчәннәренең төп бурычы - малларны җәйге көтүлекләргә күчерү. Хуҗалыкның 4 лагерының берсенә дә капиталь ремонт таләп ителми. Май башланганга кадәр калган вакытта биналарда бары тик косметик эшләр башкарырга, анда бару юлларын тәртипкә китерергә, электр ялгарга кирәк.
Әлеге күчү чорында алынган малларның баш санын саклап калу, аларның кимүенә юл куймау, сөт җитештерү күләмен киметмәү мөһим.
Л. ПЫЛАЕВА.
Ю. НЕСТЕРЕНКО фотолары.