Авыл тормышы
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
КЫР ЭШЛӘРЕ
24 апрель 2020, 16:30

КЫР ЭШЛӘРЕ ГӨРЛИ

Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте игенчеләре агрегатларын басуга ике атна элек үк чыгарды. Бүгенге көндә барлык иртә язда башкарыласы юнәлешләр буенча эш алып барыла. 21 апрельдә хуҗалыкның Веселый, Преображеновка, Николаевка янында урнашкан 2 нче бригадасы басуларына баргач моңа үзебез дә инандык.

Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте игенчеләре агрегатларын басуга ике атна элек үк чыгарды. Бүгенге көндә барлык иртә язда башкарыласы юнәлешләр буенча эш алып барыла. 21 апрельдә хуҗалыкның Веселый, Преображеновка, Николаевка янында урнашкан 2 нче бригадасы басуларына баргач моңа үзебез дә инандык. “Кояшлы көн булу белән, техникаларны мөмкин кадәр күбрәк басуга чыгарырга тырышабыз, - ди бригада агрономы Виктор Бондин. – Унбишләп техника дым каплатуда, тырматуда, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда эшли. Механизаторлар җитәрлек, кешеләр уңышлы нәтиҗәгә өмет баглый”.

Безгә беренчеләрдән булып абыйлы-энеле Антоновларның агрегаты очрады. Куәтле К-744 тракторы тешле тырмалары белән аэропорт борылышыннан ерак түгел 180 гектар җирдә ике эз калдырып, тырышып тырмалый иде – монда дым каплату бара, басу кукуруз чәчүгә әзерләнә. Николай белән Иван бер-берсен алмаштыра, моңа кадәр алар берничә басуны эшкәрткән дә инде. Кыска гына әңгәмә барышында, уңышлы эшләү өчен бар шартлар да бар, диде алар. Ышанычлы техника, алар аны әзерлек чорында үзләре ремонтлаган, төшке һәм кичке ашларны басуга китерәләр, эш хакы белән дә хуҗалыкта проблемалар юк, шуңа да алардан бер нәрсә: йөкләтелгән эшне намуслы башкару таләп ителә.

Мондый операциядә ул көнне 2 нче бригададан тагын берничә агрегат - Т-150 һәм «Бюллер» тракторлары эшли иде. Барлыгы мең ярым гектар мәйданда дым каплатырга кирәк булачак. «Бүгенгедәй кояшлы, җилле көнне бер гектар җир 1,5-2 тонна дым югалта. Шуңа да безгә ашыгырга кирәк...» , - диде агроном.

Николаевка юнәлешендәге юл кырындагы бер басуда Җиһанур Кунаккулов агрегаты эшли иде. Яшь механизатор дүртенче ел хуҗалыкта тир түгә, әмма ул үзен грамоталы белгеч итеп күрсәтеп өлгергән дә инде. Аның Т-150 тракторы һәрвакыт төзек, һәм хәзер, тешле тырмаларын тагып, күпьеллык үләннәрне тырмалый, төгәлрәге - люцернаны. Җиһанур фикеренчә, бу бик мөһим агротехник алым, аның нәтиҗәсендә туфрак тигезләнә, анда калкулыклар һәм тигезсезлекләр бетерелә - кыскасы, җир уңышлы үсешкә, ә аннары биредә үстерелә торган культураны урып-җыюга әзерләнә. Сүз уңаенда, Кунаккуловка «Челленджер» үзйөрешле чапкыч беркетелгән. Вакыт җиткәч, ул бу машинага күчеп утырачак һәм шушы ук участокта чабу эшен дә башкарыр, мөгаен.

Җиһанур Кунаккулов

Быел калининлылар күбрәк мәйданда мал азыгы культураларын - силоска һәм ашлыкка кукуруз, берьеллык үләннәр һ.б. чәчәргә ниятли. Хәлне алга киткән терлекчелек тә яхшырта, өстәвенә, Калинин исемендәге хуҗалык орлыкчылык предприятиесе булып тора һәм биредә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның югары репродукцияле яңа

сортларын үстерү һәм сату буенча җитди эш алып барыла. Көнбагыш чәчүлекләре, киресенчә, быел якынча 1000 гектарга кимиячәк.

Көнбагыш белән барысы да аңлашыла: бу культура туфракны уңдырышсызландыра, аннан туклыклы матдәләрне чыгара, ә Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыяте игенчелек культурасының югары булуы белән мәгълүм. Биредә басулар тигез, чиста. Моңа күбесенчә чәчүлек мәйданнарының күп өлешендә игенчелекнең энергия саклаучы - No-till системасын куллану да ярдәм итә. Хуҗалыкта бу туфрак һәм дым саклау технологиясе буенча арпа, бодай, рапс, горчица һәм башка культуралар үстерелә.

Безнең сәфәрнең соңгы пункты Николаевкадагы 2 нче бригаданың кыр станы булды. Анда техниканың күп җыелуы күзгә бәрелде: агрегатлар чираттагы 232 гектарлы басуда күпьеллык үләннәрне тукландыруга әзерләнә иде. Механизаторлар - Марсель Арслангулов, Сергей Гречко, Руслан Әбдиев, Владимир Куликов, Андрей Торгашов минераль ашламалар тутыру өчен СЗ-3,6 чәчкечләре тагылган МТЗ-82 тракторлары белән чиратлап басу кырына килде, һәм алга юл тотты, бит аларны җир чакыра! Бердәм эшкә берни дә комачауламый – минераль ашламалар җитәрлек әзерләнгән, катлаулысы да, азотлысы да бар, ягулык-майлау материаллары да сатып алынган. Ашламалар салып торучы Наил Ишкилдин тукландыру темпын тоткарламый - Т-150 тракторында ул аны агрегатларга ташып тора. Аның гидравлик шнеклы «Хуҗа» тагылмасы бер әйләнүгә 12 тоннага кадәр сибелүче йөк ташый ала – әлеге вакытта ул уҗымнарны тукландыруда мәшгуль, чәчү вакытында орлыклар һәм ашламалар китереп торачак, киләчәктә силос һәм сенаж әзерләүдә катнашачак. Кыскасы, техника көчле, универсаль, мондый кызу эш көнендә аңа тиңнәр юк.

Виктор Бондин билгеләвенчә, һава торышының көйсезләнүе дә игенчеләрне куркытмый, явым-төшем еш кына файдалы да була, бигрәк тә минераль ашлама керткәндә. Өстәвенә, остаханәләрдә, ашлык саклагычларда да эшләр бар, орлык агулау белән шөгыльләнер өчен иң кулай вакыт. Кыскасы, хуҗалык аграрийлары үз эшләрен тотрыклы оештыра, димәк, язгы кыр сезонына куелган бурычларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга ниятлиләр.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.

Читайте нас: