Табигатьнең һәр көне үзенчә матур, моның белән килешү-килешмәү һәркемнең үзеннән тора. Нинди дә көнне булачак уңыш өчен файдалану – безнең аграрийларның намус эше. Әле яңгыр, әле кар явуга, салкын җил исүгә карамастан, алар язгы кыр эшләрен дәвам итә. Оператив мәгълүматлар буенча, 27 апрельгә район буенча күрсәткечләр үткән көннәр белән чагыштырганда арткан. Мәсәлән, планлаштырылган 57 957 гектарның 19125 гектарында дым каплатылган, 7059 гектарда (план буенча 9 642 гектар) - күпьеллык үләннәр, 11200 гектарда ( план – 17 512 га) уҗым культуралары тукландырылган; 5599 гектарда (план – 9 642) - күпьеллык үләннәр, 4947 гектарда (план – 17 512 га) уҗым культуралары тырматылган.
Үткән атнада җомга көнне без “Фрунзе” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә булдык. Хуҗалыкта бу вакытта күпьеллык үләннәр тырмату тулысынча тәмамланган иде. Биредә механизаторлар Раил Шәрипов һәм Фәрит Әхмәтов яхшы эшләгән. Дым каплату дәвам итә, 260 гектар мәйдан эшкәртелгән дә инде. Тагылмалы БП-21 тырмасы белән К-700 тракторында бу эшне Эдуард Фролов башкара.
11 апрельдән фрунзелылар күпьеллык үләннәрне, аның артыннан уҗым культураларын тукландыруга керешкән. Бүгенге көнгә бу ике юнәлештә 600 гектардан ашу мәйдан эшкәртелгән дә инде. Биредә Виктор Яценко, Алексей Сиденко һәм Альберт Кунафин агрегатлары мәшгуль. Т-150, МТЗ-82 тракторлары, СЗ-3,6, “Бастер”, СЗ-5,4 чәчкечләре кулланыла. Явым-төшем булуга карамастан (без Кунафин эшләгән кындырак басуына барганда көчле итеп эре кар ява башлады), басуларны иртәдән кичкә кадәр тукландыралар. Агрегат бары тик чәчкечләргә ашлама тутыру өчен туктый, аны басуга токарлыксыз ГАЗ-53 автомобилендә Иван Фокин ташый, заправкалаучы Дмитрий Михайлов һәрчак янәшәсендә.
Хуҗалыкның баш агрономы Александр Атнагулов, басу эшләре барышы турында сөйләп, һава торышына артык зарланмады, явым-төшем хәтта файдалы да, чөнки ашламалар җир өстендә ятып калмый, шунда ук эри дә, диде. Шулай да яңгырлар туфракны чәчүгә әзерләүне тоткарлый. Үткән ел, мәсәлән, хуҗалыкта көнбагыш чәчүгә 25 апрельдә керешкән булганнар.
-Үткән елларда да хәлләр төрлечә булды, - ди А.Атнагулов, - быел да башкарып чыгарбыз, өстәвенә хуҗалык сабан чәчүенә тулысынча әзер.
Бөртеклеләр,бөртекле-кузаклылар, мал азыгы культуралары, көнбагыш орлыгы җитәрлек күләмдә кайтарылган һәм сортларга аерылган. Әлеге вакытта аларны агулау тәмамланып килә. Тулысынча саклану киемнәрендә Алексей Звонарев һәм Виталий Зинин 400 тоннадан ашу төрле сабан культуралары орлыгын эшкәрткән инде. Орлыкларның һәм шытымнарның корткычлардан һәм авырулардан саклану сыйфаты аларның бу эшне ничек башкаруларына бәйле, димәк, булачак уңыш югалтуларсыз җыеп алыначак.
Минераль ашламалар да җитәрлек: бөртеклеләр һәм көнбагышның 1 гектарына физик авырлыкта 100 килограмм, кукурузга кимендә 150 килограмм кертү планлаштырыла.
Әйтергә кирәк, “Фрунзе” авыл хуҗалыгы предприятие-сендә җирне әйләндереп сөрүдән тулысынча баш тартканнар. Баш агроном фикеренчә, бу туфракның уңдырышлыгын югалта һәм аның структурасын җимерә. Мондый туфракны яңгырлар тиз юа һәм җил очыра. Шуңа күрә хуҗалыкның акрынлап энергияне, дымны һәм туфракны саклаучы No-till системасына күчүе үзен аклый. Өченче ел рәттән бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар бу технология буенча игелә, кырчыларның анкер төрәннәре белән ике “Джон Дир” чәчү комплексы бар. Көнбагыш тирән эшкәртелгән җиргә утыртыла.
Хуҗалык эшчәннәре белән әңгәмәдә без көнүзәк темага – covid-19га да тукталдык. Яңа коронавируслы инфекциягә каршы Роспотребнадзор тәкъдимнәрен үтәүләрен билгеләп үттеләр, эшчеләр саклану битлекләре белән тәэмин ителгән, җәмәгать урыннарына кергән урында пропуск режимы оештырылган, кулларын дезинфекция чаралары белән эшкәртәләр, эшчеләрнең тән температурасы үлчәнә һәм башкалар.
“Безнең бурыч – инфекция таралуга юл куймау, сәламәт колллективны саклап калу. Хәвеф зур булуга карамастан, авыл хуҗалыгы карантинга китә алмый: иген үстерергә, сыерлар саварга кирәк, чөнки без, авыл халкы, бүген алдынгы сызыкта, азык-төлек хәвефсезлегенең алдынгы сызыгында”, - ди А.Г.Атнагулов.
Л.ПЫЛАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотолары.