Шимбә көнне, 25 апрельдә, безнең районның күп кенә кешеләре шомлы күренешнең шаһиты булды: көчле җил нәтиҗәсендә күктә кара пәрдә барлыкка килде. Бу күренешнең сәбәпләрен ачыклау өчен кешеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм башка хезмәтләргә шалтыратты. Белгечләр билгеләвенчә, бу тузан бураны яки туфракның җил эрозиясе булган, шуның нәтиҗәсендә сөрелгән яки дискланган (димәк, берни белән дә якланмаган) басу-кырлардан, давыллы җил белән, йөзләрчә тонна җирнең, иң уңдырышлы өлеше, кара туфрак һавага күтәрелгән. Бу басуларда җирне классик сөрү яки дисклау кулланган районнар өчен гадәти күренеш. Бер шундый тузанлы буран меңләгән еллар буе табигать тудырган гумуслы җирнең берничә сантиметрын юкка чыгара ала.
Моннан тыш, ел саен мондый басуларда туфракның су эрозиясе очрый, сөрелгән басулардан уңдырышлы катлам язгы ташкын сулары белән юыла, чокырлар хасил була, вакытлар узу белән алар тагы да зурая. Моның нәтиҗәләрен һәр басуда диярлек күзәтергә була.
Бу проблемалар узган гасырның 60 нчы елларында Казахстан һәм Ырынбур өлкәсенең дала районнарында аеруча кискенләшә. Ул вакытта йөзләгән мең гектар чирәм җир каплатып сөрелә. Нәтиҗәдә, берничә елдан соң бу төбәкләрдә тузаннар бураны башлана, ул ел саен миллионлаган тонна уңдырышлы гумусны очыра. Бу күренешләр космостан яхшы күренә.
Уңдырышлы катламны тулысынча югалтмас өчен җир эшкәртүдә танылган галим-агроном Терентий Семенович Мальцев эшләгән туфракны саклау системасы киң кулланыла башлый. Ул җирне әйләндереп сөрми эшкәртүдән тора, ул чакта урак калдыкларының һәм камылларның күп өлеше туфракны саклап аның өстендә кала. Бу максатта берничә авыл хуҗалыгы машинасы – яссы кискечләр, эрозиягә каршы КПЭ-3,8 культиваторлары һәм башкалар эшләнде һәм гамәлгә кертелде.
Партия райкомының беренче секретаре Ф.И.Машкин тырышлыгы белән, 80 нче еллар башында мальцевның туфрак саклау системасы безнең районда да киң таралды, бу гумус чикләренең куәтен арттыруда түгел, ә саклауда зур роль уйнады.
Моннан чыгу юлы бармы? Әйе, һәм ул игенчелекнең яңа технологияләрен үстерүдән гыйбарәт. Турыдан-туры чәчү комплекслары, заманча сиптергечләр, үсемлекләрне нәтиҗәле саклау чаралары барлыкка килү белән, Башкортстан белән күрше төбәкләр тулысынча диярлек нульле игү технологияләренә күчә. Шул ук Ырынбур өлкәсендә, Казахстанда, Татарстанда «классика» буенча эшләүче бер генә фермерны да табып булмый хәзер. Асылда, яңа технологияләр кертү белән игенчелек үсешендә табигый эволюция этабы башланды.
Шулай да, җирне әйләндереп сөреп классик эшкәртүнең күптән исбатланган начар тәэсир итү фактларына карамастан, районда кайбер арендаторлар, гумус горизонтына зыян китереп, моның белән шөгыльләнүләрен дәвам итә. Моннан тыш, быел да кайбер фермерлар туфракны чәчү алдыннан эшкәрткәндә авыр дискаторларны киң куллана һәм бер үк вакытта ике хата ясый: туфрак өстендәге үсемлек калдыкларыннан һәм камыллардан саклагыч катламны юк итәләр, шулай ук үз басуларында туфракны максималь киптерәләр, безнең зонада моны һич эшләргә ярамый. Бу чорга төп бурыч - мөмкин кадәр күбрәк туфрак дымын саклап калу, өстәвенә, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Гидрометеоүзәкнең алдан фаразлавы буенча безне корылыклы ел көтә. Бу фараз тормышка ашмаса яхшы булыр иде, әмма без һәрвакыт начар якка да әзерләнергә тиеш, чөнки безнең төбәк хәвефле игенчелек зонасына керә.
No-till системасы рекордлы уңыш алуны бөтенләй гарантияләми, өстәвенә, «классика» буенча дымлы елларда чагыштырмача зур уңыш алырга мөмкин. Әмма No-till кертү белән берьюлы берничә мөһим проблеманы хәл итәргә мөмкин: табигый катаклизмнарга карамастан, тотрыклы уңыш алырга; алына торган продукциянең үзкыйммәтен акрынлап киметергә; туфракны су һәм җил эрозиясеннән сакларга; гумуслы горизонтның куәтен саклап калырга һәм арттырырга, нәтиҗә буларак, туфракның уңдырышлылыгын күбәйтергә.
Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, пай җирләрен яки район һәм төбәк фондлары җирләрен төрле срокларга арендага алып, үзләрен анда тулы хокуклы хуҗалар һәм җирне үзләре теләгәнчә файдалана алабыз, дип уйлыйлар. Туфракны саклау технологияләре белән нигә баш ватарга, вакыт һәм акча сарыф итәргә, әлегә бит җир болай да уңыш бирә. Шулай шул - әлегә. Шуны да онытмаска кирәк: җир Стәрлетамак районының барлык халкына карый, һәм биредә 30 меңнән артык кеше яши. Авылларның, балаларының һәм оныкларының киләчәгенә алар битараф түгелдер, дип ышанам. Без битараф булмаган район халкына мөрәҗәгать итәбез, ә алар барысы да диярлек җир пайлары хуҗалары, җирне намуссыз файдаланучылар турында матбугат битләрендә, социаль челтәрләрдә языгыз, сөйләгез. Нәкъ менә шулай, бергә, без аларның җирдәге хуҗасыз эшчәнлегенә киртә була һәм киләчәк турында уйларга мәҗбүр итә алабыз.
В. БУЛЬЦ,
агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге баш агрономы.