Эпидемия булуга карамастан, аграрийлар эштән туктап тормый. Чәчү – басу эшләренең иң мөһим өлеше. Чөнки игенчеләрнең бу чорда ничек эшләгәненә булачак уңыш, димәк барлык коллективның иминлеге бәйле. Юкка гынамыни халыкта “ни чәчсәң, шуны урырсың” димиләр.
Быел җылы кыш иртә яз алып килде. Барлык басу эшләре башка елларга караганда ике атнага алдарак башланды. Апрель башында ук беренче агрегатлар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга, дым каплатуга басуга чыкты.
Әлеге вакытта район басуларында чәчү кампаниясе тулы көченә бара. Аңа барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары кушылган. Без Калинин исемендәге агропредприятие җәмгыятендә сабан бодаен чәчкән вакытта булдык. Ранний Рассвет авылы тирәсендәге басуда “Борго” туры чәчкечле чәчү комплексы тагылган куәтле “Бюлер” тракторы эшли иде, аңа Раил Шәрәфетдинов идарә итә. Механизаторның ничек эшләвенә карап, авыл хуҗалыгында эш юк, шуңа да яшьләр авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә ашыкмый дигән сүз белән һич киләшәсе килми иде. Чынлыкта исә, бүген механизатор һөнәре - абруйлы. Алар алдынгы технологияләр белән эшли, басуда - заманча техника.
Раил Шәрәфетдинов бу фикер белән 100 процентка килешә.
-Бу минем 36 нчы чәчү сезоным, - дип уртаклашты ул, беразга үзенең “тимер аты” кабинасыннан төшеп. – Гади чәчүче булып башлаган идем, ул чакта җирне сука белән сөрәләр иде әле. Хәзер бөтенләй башкача, безнең хуҗалыкта берничә ел рәттән бөртекле һәм сызма культураларны нульле технология белән игәләр, туфракның өске катламы эшкәртелми һәм йомшартылмый, мүлчә белән генә каплана. Нәтиҗәдә дым, туфракның уңдырышлылыгы саклап калына. Мондый система белән эшләгәндә ресурслар да янга кала. Менә бу чәчү комплексы бер юлы берничә операция башкара – камылга турыдан-туры чәчә, ашлама кертә, аннары туфракны тыгызлата.
Игенчелек технологияләрендә гади механизаторның шундый белеменә таң калырлык. Раил үзе эшләгән машиналарны да югары бәяләде. “Борго” комплексы тиз һәм сыйфатлы чәчү мөмкинлеге бирә, диде ул. Бигрәк тә корылыклы районнарга яхшы, чөнки эшкәрткәндә туфракта тиешле дымны саклап кала. “Бюлер” тракторы файдаланганда гади, двигателе ышанычлы һәм куәте югары. Кабинасыннан тирә-як күренеп тора, кондиционары да бар – болар барысы да механизатор эшен уңайлырак итә.
Бригадир Әмирхан Әхмәтшин сүзләренә караганда, Раилны Идеал Мөхәмәдиев алыштыра. Ул да җир эшен һәм басулардагы технологияне яхшы белә, тәҗрибәле игенче. Егетләр бергәләп көн саен алларына куелган бурычны башкарып чыга.
Биредә күргәннәрне авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы В.И.Бульцтан аңлатып китүен сорадык. Ул калининлыларның, чынлап та, берничә ел инде бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, шулай ук көнбагыш иккәндә нульле технологияләр элементларын куллануын әйтте.
Бу элементлардан басуга камыл калдыкларын ваклап сибү, көз көне химик утау үткәрү төп санала. Яз көне чыбыклы тырма белән тырматалар, тагын бер тапкыр тоташ тәэсир итүче гербицид белән химик утыйлар, туфрак өлгерү белән турыдан-туры чәчәләр. Аграрийлар туфрак кибүдән курыкмый, чөнки аны мүлчә саклый. Басуда чәчүдә бары тик өч кеше эшли – механизатор, заправкалаучы оператор һәм орлык һәм ашлама китерүче КамАЗ водителе, шуңа күрә туфрак та әлләни тапталмый. Хуҗалыкта басуларны эшкәртү өчен химикатлар үзәкләштерелгән әзерләнә, бу процесска агроном-химик Антон Калякин җитәкчелек итә, Октябрь авылында ындыр табагында моның өчен эретмә узелы җиһазландырылган, аннан катнашма төягән КамАЗлар аны кирәкле урынга илтеп бирә.
Нульле технология элементлары районның башка хуҗалыклары – “Рощинский” совхозы дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе, “Максимовка” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте, “Фрунзе” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте, “Авангард” җәмгыяте һәм берничә фермер хуҗалыгы да куллана.
Кагыйдә буларак, бу уңышлы эшләүче, тотрыклы уңыш алучы авыл хуҗалыгы предприятиеләре.
Кызганычка, кайбер хуҗалыкларда туфракны чәчәр алдыннан авыр дисклы тырмалар белән эшкәртәләр, бу бик тә зыянлы, ул туфракны киптерә, җилгә бирешүчән ясый, чүп үләннәре үрчүгә китерә, бер үсемлек урынына берничә үсемлек үсеп чыга. Арытабан бу басуларны чүп үләннәре басуы, культуралы үсемлекләрнең дым һәм туклану җитешмәгәннән үсми калуы гаҗәп тә түгел. Мондый басулардан яхшы уңыш алу турында сүзнең булуы да мөмкин түгел, һәм бу проблема елдан-ел кискенләшә бара.
Нәтиҗәсе бер: No-till технологиясе минималь чыгымнар белән югары уңыш алу мөмкинлеге бирә. Практика күрсәтүенчә, җирне сөрми чәчү авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чыгымын 30дан 80 проценткача киметә, туфрак эрозиясенә юл куймый һәм аның уңышын арттыра. Шуңа күрә энергияне янда калдыручы игенчелек дөнья кимәлендә икътисади, социаль һәм экологик проблемаларны перспективалы хәл итү юлы дип танылган.
Л.ПЫЛАЕВА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.