Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КЫР ЭШЛӘРЕ
7 июль 2020, 18:50

УРАК-2020гә СТАРТ БИРЕЛДЕ

1 июльдә 2020 ел урак кампаниясе рәсми старт алды. Беренче булып басуга Юрий Никитин фермер хуҗалыгы игенчеләре чыкты. Анда без районның баш агрономы Виктор Бульц белән булдык.

1 июльдә 2020 ел урак кампаниясе рәсми старт алды. Беренче булып басуга Юрий Никитин фермер хуҗалыгы игенчеләре чыкты. Анда без районның баш агрономы Виктор Бульц белән булдык.

“Северянин” сортлы уҗым шепкәнен (сурепица) урабыз, аның мәйданы 60 гектар. Орлыгын Илеш МТСыннан алган идек, - ди крестьян-фермер хуҗалыгы. – Бу югары җитештерүчәнле майлы культура, аны киптергәнән соң ул эшкәртүгә һәм үсемлек мае җитештерүгә озатылачак. Чишмә май сыктыру заводы белән алдан килешү төзелгән. Ашлыкны Бүреказганда киптерәбез, без анда төзелгән авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы әгъзалары булып торабыз”.

Уңыш күләме турында Юрий Ильич тукталып тормады, бу турыда сөйләргә иртә, чөнки әлегә пробага гына чабылды, диде. Әмма беренче тезмәләрдән үк шепкән уңганга ошаган. “Көннәр яхшы тора, ашлык дәррәү үсә, коелуын да тизрәк коела. Шуңа күрә уракны ашыктырабыз. Югалтуларсыз җыеп алу өчен калган мәйданны тезмәләргә салмый гына, турыдан-туры урачакбыз. Чиратта уҗым бодае, ул 30 гектар мәйданда чәчелгән”, - дип сүзен йомгаклады крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы.

Кырмыскалы авылы янындагы уҗым шепкәне басуында “Полесье” ашлык җыю комбайны эшли иде, аңа Юрий Ильичның улы Михаил идарә итә. Аның өчен басуда эшләү – гадәти эш, беренче ел гына эшләми, хуҗалыкта булган бар техниканы да белә. Яз көне чәчкән, печән мәлендә МТЗ-82гә утырып печән чапкан. Хәзер комбайнга күчеп утырган, аңа оста идарә итә, чабылган массаны җыеп, берьюлы ваклый һәм саламны басуга тарата.

Михаил Стәрлетамак совхоз техникумын тәмамлаган. Бер төркем студент белән Швециядә стажировка үткән. Бүген анда күргәннәрен хуҗалыкларында файдаланырга тырыша. Ачык йөзле, елмаеп кына тора, эше аңа ошаганы күренеп тора. Уҗым культуралары бөртеклеләрнең тотрыклы уңышы нигезе икәнен яхшы белә. Көздән яхшы үсеп калганда алар сабан ашлыгыннан шәбрәк була, язгы дым запасын һәм туклыклы матдәләрне ныграк ала. Шепкән – талымсыз, әмма табышлы культура. Өстәвенә ул яхшы элгәр һәм бал бирүче үсемлек. Бу басуда урактан соң биләүле парларда бөртекле уҗым культуралары чәчү планлаштырыла.

Нәрсә әйтәсең инде: фермерның улы да фермер. Бу хуҗалыкның киләчәге бит.

Басу читендә ЗИЛ-310 үзенең сәгатен көтеп тора. Аның руле артында Рөстәм Хәсәнов. Ул фермерга басуда беренче ел гына булышмый. Бүген аның бурычы – уңышны саклау урынына һәм арытабангы эшкәртү урынына илтү. “Магнитта” төягеч водителе булып эшлим. Әле отпусктамын, аны махсус шушы вакытка алам, урак чорында акча эшләп алу мөмкинлеге бар, - дип уртаклашты Рөстәм. – Никитин хезмәт хакын яхшы түли, мал азыгы белән дә ярдәм итә – әти-әнием мал асрый. Кирәк икән, техника белән ярдәм итә...”

Ю.И.Никитинның барлыгы 600 гектар җире бар, 550 – чәчүлеге. Техника паркы зур гына: өч ЗИЛ автомашинасы, Т-150 тракторы, 4 берәмлек МТЗ-82се, ике “Алтае”, “Полесье”дан тыш тагын чөгендер җыю комбайны бар. Дөрес, быел соңгысы эшкә тотынылмаган, кем белә, бәлки хуҗалык киләчәктә тагын чөгендер чәчәр.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: