Юкка гына җәйне кызу чор дип атамаганнар, бу һава температурасының 30 чамасы һәм аннан да югарырак булуына гына да бәйле түгел. Авыл эшчәнәре өчен җәй – киеренке эш чоры. Чөнки, мәгълүм булуынча, җәйнең бер көне елны туйдыра. Әле хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләү бара, урак чорына да ерак калмады.
Дүшәмбе, 6 июльдә, эш сәфәре барышында Хакимият башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков районның заря зонасы дип аталган өлешендә чәчүлекләр һәм пар җирләре белән танышты. Биредә берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе урашкан, атап әйткәндә, “Заря” хуҗалыгы, “Фацелия” агросәнәгать фирмасы җәмгыяте, Д.И.Лошак, С.Э.Зайда крестьян-фермер хуҗалыклары һәм башка кайбер зур булмаган хуҗалыклар.
Үткән ел “Заря” хуҗалыгы турында берничә тәнкыйть материалы чыккан иде. Нәрсәләр үзгәргән соң? Бүгенге көндә хуҗалык игенчелеккә карашын тамырдан яхшы якка үзгәрткән, бу шунда ук күзгә ташлана, пар җирләре чиста, сабан һәм уҗым культуралары чәчүлекләре тигез.
“Заря” хуҗалыгы җитәкчесе Н.В.Дудник сөйләвенчә, хуҗалыкта нигездә фураж культуралары игелә. 350 гектар мәйданда “Скакун” сортлы солы чәчкәннәр, шул кадәр үк мәйданда “Саша” сортлы арпа, 240 гектар мәйданны “Памяти Кунакбаева” сортлы уҗым арышы били. Тагын 220 гектар чәчүлек парга калдырылган.
Хуҗалыкта бөртеклеләрдән тыш майлы орлыкка “Енисей” сортлы көнбагыш игелә. Быел беренче тапкыр сенаж өчен “Белоснежный” сортлы көнбагыш чәчкәннәр, ул үзенең туклыклылыгы буенча кукуруздан калышмый. Сорт талымсыз, салкыннарга чыдам. Бүген көнбагыш яхшы үсеш алган, силоска уру вакыты килеп җитү белән аны җыеп алачаклар. Димәк, терлекләр кышлату чорында туклыклы сусыл мал азыгы белән тәэмин ителәчәк.
Авыл хуҗалыгы культураларын чәчкәндә дымны саклауга булышлык итүче туфракны эшкәртүнең нульле системасы (No-till) төп элементларын кулланганнар. Барлык культуралар чәчү комплексы белән чәчелгән, ул техник яктан чит ил чәчкечләреннән һич калышмый. Николай Васильевич билгеләп үтүенчә, барлык кирәкле агротехник чараларны тиешле срокларда башкарырга тырышканнар. Соңрак шытымнар буйлап кабаттан химик утау үткәргәннәр. Көнбагыш басуларында шулай ук рәт араларын эшкәрткәннәр. Нәтиҗәсе күзгә күренеп тора – барлык чәчүлекләр чиста, тигез.
Бүген зарялылар печән хәзерләү белән мәшгуль, кындырак беренчегә чабыла. Мәйданнарның яртысы чабылган инде, шушы көннәрдә тезмәләрне җыярга һәм рулоннарга кысарга керешәчәкләр. Әзер рулоннар мал азыгы ихатасына кайтарылачак. Аграрийларның бурычы – маллар тук кышласын өчен җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләү.
Район буенча барлык авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчеләрнең чәчүлекләре белән таныштыру буенча йомгаклау отчетында без “Фацелия” агросәнәгать фирмасы җәмгыяте турында җентеклерәк сөйләү ниятеннән мәгълүмат бирмәгән идек.
Быел хуҗалыкта чәчүлекләрнең сыйфаты югары. Монда 180 гектардан артык мәйданда “Конкур” солысы, “Прерия” сортлы арпа (380 га артык), “Памяти Кунакбаева” уҗым арышы (200 га), “Енисей” көнбагышы (280 га артык), шулай ук “Ульяновская 100” сабан бодае, “Светлана” сортлы карабодай һәм сары донник (20шәр га). Тагын да 275 гектар чәчүлек мәйданын пар басулары били.
“Җирне органик эшкәртергә тырышабыз, - ди предприятие директоры А.А.Долгий, - көздән туфракны эрозияга каршы культиваторлар белән чак кына эшкәрттек. Язын культивация ясадык һәм чәчтек. Бөртеклеләрне чәчү эшен 7 майга тәмамладык, аннары көнбагышка тотындык. Арыштан башка барлык бөртекле культуралар чәчүлегенә химик утау үткәрелде. Көнбагышны үсентеләр чыкканчы тырмаладык, аннан соң рәт арасын эшкәрттек.
Александр Анатольевич әйтүенчә, уңышка туфрактагы дым запасы зур йогынты ясый. Быел яз яңгыр яхшы гына яуды, старт алу өчен шул җитте. Туфракны эшкәртү, тиешле тәрбия һәм әйбәт һава шартлары яхшы уңыш алуга ышаныч бирә. Ә аның ничек буласын урып-җыю күрсәтәчәк, аңа да вакыт күп калмады инде.
“Фацелия”агросәнәгать фирмасы җәмгыятенә нигез салучы Анатолий Григорьевич Долгий (А.А.Долгийның әтисе) билгеләвенчә, чәчүлекләр яхшы, чөнки предприятие җитәкчесе барлык башкарыласы эшләргә зур хәстәрлек күрсәтә һәм үтәлешен җентекле тикшерә.
Бүген хуҗалыкта сыер малын һәм сарыкларны кышлату өчен печән әзерләү бара. Шулай ук техникалар да урып-җыюга әзерләнә: гомум тикшерү үткәрелә, кирәк икән, таушалган детальләре алмаштырыла. Бу эш аеруча игътибар таләп итә, бит урып-җыю эшләренең барышы аның җентекле үтәлешенә бәйле. Техника сынатмаса, эш тә тынмый.
Бу хуҗалыктагы чәчүлекләр белән танышканнан соң, район башлыгы гәзит аша аларның җитәкчеләренә, белгечләренә һәм эшчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә кушты.
Д.И.Лошак һәм С.Э.Зайда крестьян-фермер хуҗалыклары басулары да шытымнарның тигез чыгуы һәм чисталыгы белән аерылып тора. Д.И.Лошак крестьян-фермер хуҗалыгында чәчүлекләр мәйданы 930 гектардан ашу тәшкил итә, аларның күп өлешен бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар били. Бу – бодай, арпа һәм борчак. Гомум мәйданның 200 гектарын көнбагыш алып тора.
Зайда крестьян-фермер хуҗалыгының 150 гектар мәйдан биләгән, офыкка кадәр тигез итеп сузылган көнбагыш басулары яныннан үткәндә сокланмый мөмкин түгел. Монда аны майлы орлык өчен үстерәләр. Крестьян-фермер хуҗалыгы чәчүлекләренең гомум мәйданы 339 гектар тәшкил итә. Көнбагыштан тыш монда уҗым арышы, солы һәм люцерна игәләр.
Сүз барган хуҗалык җитәкчеләре һәм эшчәннәре бик нык бик нык тырышкан, без күргән басулар нәкъ шул турыда сөйли. Хәзер инде игенчеләр киләчәк уңыш турында уйлар белән яши. Һава торышы гына әйбәт булсын, бит яхшы уңыш өчен яңгырның да вакытында явуы, көннәрнең дә җылы торуы кирәк.
В.БУЛЬЦ,
районның баш агрономы.