Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КЫР ЭШЛӘРЕ
17 июль 2020, 13:50

УРАК БАШЛАНУЫН КӨТЕП

Тышта июль. Җәйнең тап уртасы. Әле кайчан гына чәчү эшләре тәмамланган иде, аннары печән чабу башланды, ә озакламый урып-җыю эшләренә тотыначаклар. Шулай, игенчеләрнең бер эше икенчесе белән алмашынып тора. Кырчылар өчен иген урагы кыр эшләренә нәтиҗә ясаучы иң кызу чор.

Тышта июль. Җәйнең тап уртасы. Әле кайчан гына чәчү эшләре тәмамланган иде, аннары печән чабу башланды, ә озакламый урып-җыю эшләренә тотыначаклар. Шулай, игенчеләрнең бер эше икенчесе белән алмашынып тора. Кырчылар өчен иген урагы кыр эшләренә нәтиҗә ясаучы иң кызу чор.

10 июльдә районның баш агрономы В.И.Бульц белән бергә без Мәләвез районы чигендә урнашкан крестьян-фермер хуҗалыклары басулары белән таныштык.

Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы И.И.Бурангуловны без сөтчелек фермасыннан ерак түгел очраттык. Аның белән бергә 200 гектар җирне биләгән “Безенчукская 380” сортлы уҗым бодае басуына юл алдык. Җилгә салмак кына дулкын-дулкын булып тирбәлеп утырган алтын иген басуына карап, кырчыларның тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Башка авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән басулар да чисталыгы, каралган булуы белән күзне иркәләде. Бодайдан тыш монда арыш икмәге (100 га), “Саша” элиталы сортлы арпа (250 га), “Землячка” карабодае (300 га), “НХС-6011” көнбагышы (300 га) чәчелгән. Маллар өчен сусыл азык, дөресрәге, силос әзерләү максатында “Краснодарская 99” сортлы кукуруз үстерелә.

Илдар Ишбирде улы сөйләвенчә, авыл хуҗалыгы культураларын чәчү туфракны нульле эшкәртү технологиясенең (No-till) төп элементларын кулланып башкарылган. Чәчү барышында туфракка 100 кг/га физик авырлыкта - карбамид, ә көнбагышка NPK катлаулы ашлама керткәннәр.

Әлбәттә, кыр эшләрен тиешле техникадан башка үткәреп булмый. Үткән елда крестьян-фермер хуҗалыгы булган техникалар янына - “Акрос 550” комбайны, ә быел анкерлы төрәннәре белән “Кузбасс” туры чәчүче чәчкеч комплексы сатып алган. Чәчү мәйданнарының барысы да диярлек шушы комплекс ярдәмендә чәчелгән, шул исәптән силоска кукуруз да. Бүген эшчеләр алдагы урак эшләренә әзерлек белән мәшгуль.

Илдар Ишбирде улыннан терлекчелектәге хәлләр турында да сорашмый булдыралмадык. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгында малларны кышлату өчен болын үләннәреннән һәм кындырактан 800 рулон печән әзерләнгән, бу исә, тиешле күләмнән артыграк та. Әлеге вакытта малларны кышлату биналарында ремонт һәм дезинфекция эшләре бара, ә җәйге лагерьдә күптән түгел сөтүткәргеч урнаштырылган. Савым көтүе симменталь токымлы 140 баш малдан тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел И.И.Бурангулов гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грант алды. Бу акчага ул карачуар токымлы сөт маллары алырга планлаштыра.

Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, шәхси эшкуар И.К.Ишембаевның чәчүлекләрендә тулысынча диярлек сабан ашлыгы чәчелгән. “Прерия” сортлы арпа – 339 га, “Омская 35” бодае 290 га җирне били. Җирнең бер өлеше “Нерда” (суперэлита) сортлы бодайга бирелгән, аны монда орлык өчен үстерәләр. Культураларны чәчәр алдыннан җиргә гектарына 75 килограмм физик авырлыкта карбамид керткәннәр. Аннары микро- һәм макроэлементлар белән чиратлаштырып тамырларын карбамид белән тукландырганнар.

200 гектарда камылга чәчүне анкерлы төрәннәр белән СЗС-2,11 “Омичка” чәчкечләре белән башкарганнар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фермер хуҗалыкларының икесендә дә No-till системасы буенча зур эш тәҗрибәсенә ия М.М.Таһиров чәчү эшләренә агрономия хезмәтен күрсәткән. Бу, икенче төрле әйткәндә нульле технология буенча чәчкәндә туфрак үсемлек калдыклары белән күмелгән килеш урынында кала, бу дым саклануга булышлык итә.

Бүген И.К.Ишембаев крестьян-фермер хуҗалыгында урак чорына әзерлек эшләре бара. Барлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм машиналар басуга чыгарга әзер. “Енисей 1200” комбайны, аның быел дүртенче сезоны, иген басуына чыгар өчен үзенең сәгатен көтә.

Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы М.Х.Бурангуловны без комбайннарны уракка әзерләгән эшчеләр янында очраттык, биредә алар өчәү: ике “Нива-Эффект” һәм бер “Нива СК-5”. Крестьян-фермер хуҗалыгы җирләренең мәйданы 10 502 гектар. Чәчү мәйданнары структурасында 70 гектар “Памяти Кунакбаева” сортлы арыш, 20 гектарда “Безенчукская” сортлы уҗым бодае, 250 гектар мәйданда “Экада 70” һәм “Нерда” сабан бодае, тагын 350 гектарны “Прерия” арпасы били, 80 гектарда – сары донник, 22 гектар – чиста парлар. Чәчүлекләрнең калган өлешенә көнбагыш чәчелгән, күпчелек өлешен “Енисей” сорты били. Туфракка культураларны чәчкәндә гектарына 60 килограмм физик авырлыкта карбамид керткәнәр, шулай ук тамырын тукландырганнар.

Минулла Хәйрулла улы белән бергә хуҗалык басуларын карап чыктык. Күргәннәр таң калырлык – уҗым арышы алтынсыман җәйрәп ята, көнбагышлар кояшка башларын сузган. Әйтергә кирәк, барлык басулар да искиткеч матур! Көннәр яхшы торганда уңыш та мул булырга ошаган.

И.И.Азнаевның крестьян-фермер хуҗалыгында быел карабодайның элиталы “Светлана” сортына басым ясаганнар. Ул биредә хуҗалык мәйданнарының өчтән ике өлешен били, ягъни 1000 гектар. 200 гектар чәчүлек сабан бодае “Экада -109” га бүленгән, шулкадәр үк “Саша” сортлы арпа чәчелгән, калган 100 гектарда күпьеллыклар – люцерна һәм кындырак үсә.

Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы сөйләвенчә, чәчү алдыннан барлык басуларны глифосфат белән эшкәрткәннәр. Чәчүне “Борго” анкерлы төрән белән башкарганнар. Чәчкәндә туфракка гектарына 80 килограмм физик авырлыкта карбамид кертелгән.

Чәчкә ату чорында тамырын азот белән тукландырганнар. Карабодайны тукландыру өчен микро- һәм макро элементлар белән бор файдаланганнар. Илгиз Ишкали улы сүзләренә караганда, июль азагындарак бу культураны җыеп алачаклар.

Шулай ук ул шушы көннәрдә “Нива-Эффект” комбайны сатып алырга җыенуларын әйтте. Аннан тыш читтән дә техника җәлеп итәчәкләр. Уракта барлыгы 15ләп кеше эшләячәк.

Крестьян-фермер хуҗалыклары басуларында булганнан соң районның баш агрономы В.И.Бульц игенчелектә үткән ел белән чагыштырганда сизелерлек алга китеш күренә дип билгеләп үтте, тәрбияле чиста чәчүлекләр шул турыда сөйли, иң мөһиме, авыл хуҗалыгы культураларын игүдә туфракның уңдырышлылыгын саклап калучы һәм арттыручы дөрес технология сайланган.

...Урак эшләре менә-менә башланырга тора. Бүген аграрийларның барлык уйлары алдагы урак турында. Авыл эшчәннәре уракка төшү һәм үстерелгән уңышны вакытында югалтуларсыз җыеп алу өчен кулларыннан килгәннең барын да эшли. Көннәр яхшы торсын, уңыш мул булсын, кадерле игенчеләр!

Г.ТИМЕРБАЕВА әзерләде.

Автор фотосы.

Читайте нас: