Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КЫР ЭШЛӘРЕ
21 июль 2020, 12:15

БАР КӨЧНЕ – УРАККА

Җәй уртасы җитте. Чагу кояш нурлары иген кырларын алтынсыман төскә кертте. Район хуҗалыклары басуларында урып-җыю эшләре башланды, урак көннән-көн кыза бара. Елның-елы игенчеләр бу чорны дулкынланып, шатланып һәм өметләнеп көтә. Һәр минуты кадерле чакта аграрийлар тулы көчкә эшли.

Җәй уртасы җитте. Чагу кояш нурлары иген кырларын алтынсыман төскә кертте. Район хуҗалыклары басуларында урып-җыю эшләре башланды, урак көннән-көн кыза бара. Елның-елы игенчеләр бу чорны дулкынланып, шатланып һәм өметләнеп көтә. Һәр минуты кадерле чакта аграрийлар тулы көчкә эшли.

17 июльдә, иртән “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Талалаевка авылы басуы янында матур күренешкә тап булдык – “Новоершовская” сортлы уҗым бодаеның чабылган тезмәләрен җыеп-суктырып алуга әзер ун “Акрос-550” комбайны бер рәткә тезелгән. Басу читендә “КамАЗ”лар үз чиратын көтеп тора. Алар басудан ындыр табагына ашлык ташый.

Хуҗалык җитәкчесе урынбасары М.Р.Әбсәләмовның сүзләренә караганда, 14 июльдә бөртеклеләрне чаба башлаганнар һәм 17 июль иртәсенә 600 гектарга якын чабарга өлгергәннәр дә инде. Биредә өч чапкыч – “Мак Дон”, “Кейс” һәм КСУ мәшгуль. Көннәр әйбәт торганда тәүлек әйләнәсенә эшлиләр. Хуҗалыкта 2 500 гектардан ашу мәйданда уҗым бодаен җыеп аласы бар.

Марат Ринат улы әйтүенчә, барлык диярлек комбайнчылар һәм водительләр – тәҗрибәле эшчеләр, эшләрен яхшы беләләр. Басу читендә сулы мичкә белән автомобиль кизү тора. Техника ватылу очрагына ремонтчылар әзер. Аларның машинасы генератор, эретеп ябыштыру җайланмасы, запас частьләр белән җиһазландырылган. Техника тимер булса да, киеренке эш вакытында алар да ватыла. Басу эшчәннәре өчен кайнар туклану оештырылган. Кыскасы, тоткарлыксыз эшләү өчен бар да каралган.

Явнов исемендәге хуҗалыкта “Новоершовская” уҗым бодаен да урып-җыюга керешкәннәр. 200 гектарлы бодай басуында игеннең хуш исе таралган иде.

Хуҗалык җитәкчесе Р.Т.Насыйров сөйләвенчә, биләүле парларга чәчкәннәр, яз көне гектарына 120 килограмм физик авырлыкта сульфат аммоний белән, аннары ике тапкыр яфракларын тукландырганнар. 16 июльдә чаба башлаганнар. Әмма ашлыкның дымлылыгы нормадан артмаганлыктан, басуның бер өлешен турыдан-туры суктырып алырга булганнар. Басудан ашлыкны ындыр табагына ике ЗИЛ автомобиле ташый. Тагын өч йөк машинасы әзер тора. Шул ук көнне хуҗалыкның икенче басуында уҗым бодаен чабалар иде, анда “МакДон” чапкычы эшли.

Руслан Тимергали улы билгеләп үтүенчә, келәт биналары дезинфекцияләнгән, үлчәү җайланмалары, ындыр табагы яңа уңышны кабул итүгә тулысынча әзер. Ягулык-майлау материаллары, шулай ук запас частьләр җитәрлек. Кыскасы, уракка бар да әзер.

...Иген урагы башланды. Комбайннардан автомобиль әрҗәләренә алтын сыман ашлык агыла. Хәзер үстерелгән игенне югалтуларсыз җыеп алып, келәтләргә салу өчен сәгате генә түгел, ә һәр минуты кадерле чак. Авыл эшчәннәре эшкә дәртләнеп тотынган, көннәр генә яхшы торсын. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Г. ТИМЕРБАЕВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: