Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КЫР ЭШЛӘРЕ
14 август 2020, 13:30

БЕЗНЕКЕЛӘР - БЕРЕНЧЕ!

Бүгенге көнгә иң мул уңышны Стәрлетамак игенчеләре җыйды - 69 мең тонна.

Авыргазы һәм Чакмагыш районнарының нәтиҗәләре дә югары. Республика игенчеләре бөртекле һәм кузаклы культуралардан 1 миллион 30 мең тонна уңыш җыеп алды. Республиканың Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге мәгълүматлары буенча, 13 августка төбәк районнарында 419 мең гектар уҗым һәм сабанашлык культуралары чабылган, шуларның 400 мең гектары суктырылган. Уртача төшем һәр гектардан 25,8 центнер тәшкил итә. Бүгенге көнгә иң мул уңышны Стәрлетамак игенчеләре җыйды - 69 мең тонна. Икенче урында Авыргазы районы игенчеләре, анда бу күрсәткеч - 59 мең тонна. Өченче урында - чакмагышлылар, алар 53,7 мең тонна ашлык җыйган. Русия Президенты билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру бу күрсәткечләрне былтыргыдан арттырырга ярдәм итте. Фото:agriculture.bashkortostan.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/St-rletamak-igenchel-re-berenche-urinda-410496/

Читайте нас: