Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КЫР ЭШЛӘРЕ
1 июнь 2021, 11:00

ТӘРТӘ АРАСЫНА КЕРГӘЧ, ТАРТА АЛМЫЙМ ДИП ТОРМА

2021 ел чәчү кампаниясе тәмалануга таба бара, соң сабан культуралары өчен соңгы гектарлар калды. Бу нигездә карабодай, шулай ук соя һәм судан үләне.

2021 ел чәчү кампаниясе тәмалануга таба бара, соң сабан культуралары өчен соңгы гектарлар калды. Бу нигездә карабодай, шулай ук соя һәм судан үләне.
Тулаем алганда, районда чәчү оешкан рәвештә һәм яхшы сыйфат белән үтте, тик табигать сюрпризларыннан башка булмады. Аңлавыгызча, бу апрель аенда ике атна дәвамында аномаль эсселек, ул вакытта ярыйсы гына калын кар катламы берничә көн эчендә эреп юкка чыкты һәм катлаулы су ташу хәлен тудырды. Аграрийлар өчен бу язгы суларның 80 проценты елгаларга һәм буаларга акты дигәнне аңлатты. Һәм бу көздән туфракта дым запасы түбән булганда. Хәзер нәрсә бар, шул бар: май аенда аномаль эсселек һәм коры җилләр фонында көчле корылык.
Туфрактагы дымны максималь саклау турында чираттагы тапкыр сорау туа. Бу турыда без элегрәк бер генә тапкыр язмадык, игенчелек системасын ашыгыч үзгәртергә, язын туфракны эшкәртүдән туктарга чакырдык. Ашыгыч рәвештә нульле технологиягә күчәргә, дөрес кулланганда ул туфрактагы дымны максималь саклап кала һәм, нәтиҗә буларак, гарантияле тотрыклы уңышлар бирә. Ләкин кайбер хуҗалыклар чираттагы тапкыр берүк тырмага баса.
Сәбәп нәрсәдә, ни өчен ел саен берүк хаталар кабатлана? Хәлгә анализ ясап, шундый нәтиҗәгә килергә була: элементар агрономия законнарын һәм технологияләрен иң күп бозулар, кагыйдә буларак, тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы минималь булган вак хуҗалыкларда була. Хәл үсемлекчелек турында элем-чалым гына күз алдына китерү белән авырлаша, мин инде үсемлекләрне саклау чараларын дөрес куллану (әгәр алар бөтенләй кулланылса) турында сөйләмим дә.
Нәтиҗә гадәттә һәрвакыт бер: кибеп беткән туфрак, чүп үләннәре баскан көчсез, сирәк шытып чыккан чәчүлекләр, шулай ук күрше басуларга күчә баручы бик күп корткычлар. Кыйммәтле вакытларын һәм сәламәтлекләрен бушка әрәм итеп, кешеләрнең үз акчаларын ни өчен туры мәгънәдә җиргә күмгәненә гаҗәпләнәсе генә кала. Ә кайбер җирдән файдаланучыларның участоклары бөтенләй чәчелмәгән. Хәтергә төшерәсе килә, федераль законнарга ярашлы авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр бары тик тәгаенләнешләре буенча файдаланылырга тиеш, әлеге очракта, алар чәчелгән булырга тиеш. Милекче яки арендалаучы экологик хәлнең начараюына, туфрак бозылуга, аның уңдырышлылыгы кимүгә юл куярга тиеш түгел.
Барлыкка килгән проблемаларны ничек хәл итәргә? Һәркем үзе билгеләргә тиеш. Үзеңне һәм үз җиреңне интектерергә, ахыр чиктә, кешеләр алдында оятка калырга кирәкми. Җирегезне анда эшли алганнарга субарендага бирегез, яки аренда хокукыгызны сатыгыз. Шикләнергә кирәкми, һәр мондый участокны ачыклау буенча эш планлы рәвештә һәм даими нигездә башкарылачак. Арытабан планлы тикшерүләр үткәрү өчен бозучыларны исемлеккә кертү буенча ярашлы материаллар Россельхознадзорга җибәреләчәк.

В.БУЛЬЦ,

районның баш агрономы.

Читайте нас: