Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Помидор тозлау


3 литрлы стерильләштерелгән банка төбенә күп итеп, урта бармак биеклегендә кишер яфрагы тутырабыз (әлеге ысулның үзенчәлеге дә шунда) һәм кискәләп, я булмаса тишкәләп, помидорларны салабыз.

Рассол ясыйбыз:

Кайнап торган суга 2 чәй калагы тоз, 7 аш кашыгы песок, 3 аш кашыгы уксус салып, банкадагы помидорлар өстенә коябыз, аннары төреп куябыз.

Мондый ысул белән тозланган помидорның суын компот урынына эчәргә була.

Банкага күпме су саласын мондый юл белән беләм: помидорларны тутыргач, банкага салкын су салып, кире агызам. Шушы кире агызган су күпме булса, димәк, банкага шуның кадәр су кирәк дигән сүз. Тәмле булсын.

Рафилә ФӘТТАХОВА

Читайте нас: