Сәхнә – изге дә, серле дә урын. Анда чыгып баскач, синең үз мәнфәгатең турында уйлау хокукың югала. Әнә, күпме күз текәлеп утыра үзеңә! Билет алып, акча түләп килгән. Синең җырыңны тыңлап, күңелен юатырга, сафландырырга дип килгән. Алар алдында ышанычыңны бер югалттыңмы, кабат яулавы, ай-яй, авыр булачак... Бу ышанычны югалтмау, теләсә нинди очракта үзең дә югалып калмау җиңел түгел... Теге вакытта, Себер ягында концерт куйганда, янгын сигнализациясе кушылып, “Срочно покиньте здание, покиньте сцену!” дип радиодан кычкыргач та, җырыннан бүленергә уйламады ул: әйдә, залдагы тамаша-чының чыгарга теләгәне кузгалсын, чыга торсын, әмма иң соңгы тамашачы чыгып бетмичә, Хәния сәхнәне ташлап китмәячәк... Ни гаҗәп, берән-сәрән кузгалырга иткән тамашачылар да, кире уйлап, урыннарына утырды, җыр өзелмәде... Сәхнә артында ыгы-зыгы килгән егетләр кай арада ничек ачыклап килгәннәрдер – бераздан ачы гүләү авазы тынды, беркайда, бернинди янгын юк, сигнал авазы үзе кушылган идеме, берәрсенең кулы кычытып, “ялгыш” куштымы, махсусмы – монысы мөһим түгел иде. Иң әһәмиятлесе – җыр өзелмәде! Җыр дәвам итә иде. “Бәйрәм” ансамбле халыкка якты бәйрәм ясый иде.
Өч ел элек театр училищесыннан берьюлы өчәү – Фидаил, Ленар, Рузил килеп кушылды, җырчы егете Фәннур да шул училищедан. Ансамбльдәге егермедән артык кешенең һәркайсы шулкадәр җанга якын...