Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
2 февраль 2020, 01:50

БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФКА БАРУ ӨЧЕН ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ

Мәктәпләрдә гаризаларны кәгазь төрдә бирү мөмкинлеге дә сакланып калган. Барлык гаризалар да кабул ителәчәк һәм барлык балалар да беренче сыйныфка төшәчәк.

Беренче сыйныфка керү буенча барлык гаризалар да кабул ителәчәк.

Әлеге вакытта https://complect.edu-rb.ru/ сайтында югары активлык аркасында проблемалар килеп туган. Белгечләр аны хәл итәргә тырыша. Ата-аналарга уңайлы булсын өчен техник ярдәм күрсәтү хезмәте эше оештырылган.

Сез хезмәткәргә +7(347) 266 10 96, +7 (347) 218 00 00 шалтырата һәм аларның [email protected], [email protected] почталарына килеп туган уңайсызлыклар турында яза аласыз.

Гаризаларны, шулай ук, дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә мөмкин. Әмма порталда даими рәвештә техник эшләр алып барыла, шуңа күрә өзеклекләр булырга мөмкин.

Мәктәпләрдә гаризаларны кәгазь төрдә бирү мөмкинлеге дә сакланып калган. Барлык гаризалар да кабул ителәчәк һәм барлык балалар да беренче сыйныфка төшәчәк.

Фото: cher-krasp.ru

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/r-bala-m-kt-pk-t-sh-ch-k-103272/

Читайте нас: