Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
31 март 2020, 14:25

“Большая перемена” конкурсы старт ала

Мәктәп укучылары бер миллион сум акча өчен көч сынашачак

Алар аны югары белем өчен түләүгә юнәлтә ала.

Русиядә сигезенче-унынчы сыйныф укучылары өчен “Большая перемена” конкурсы старт ала. Мәктәп укучылары бу бәйгедә бер миллион сум акча өчен көрәшәчәк. Аны югары белем өчен түләүгә, имтиханнарга әзерләнүгә яки университет урнашкан шәһәргә яшәргә күчүгә юнәлдерергә мөмкин булачак. Бу хакта Русия Президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белдерде.

Кириенко сүзләренә караганда, бәйгедә 300 җиңүче берәр миллион сум акча алачак. Бу акча бакалавриатта уку өчен түләүгә җитәчәк. Әгәр укучы бюджет бүлегенә укырга керсә яки соңрак аңа күчсә — откан акчалар аның карамагында калачак.

Моннан тыш, укучылары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр икешәр миллион сум акча алачак. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

Конкурска теркәлү 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, аның беренче этабы ярыш сайтында узачак, ул 31 мартта башлана. Конкурсның финалы октябрь аенда узачак.



Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: ok.ru

Читайте нас: