Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
4 апрель 2020, 19:00

ДИСТАНЦИОН УКУ ТУРЫНДАГЫ СОРАУЛАР

БР Мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчалары, дистанцион белем бирү, имтиханнар турында иң популяр сорауларга җаваплар әзерләделәр.

БР Мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчалары, дистанцион белем бирү, имтиханнар турында иң популяр сорауларга җаваплар әзерләделәр.
Балалар бакчалары ничек эшләячәк?
Русия Президенты тарафыннан игълан ителгән «эшләми торган көннәр» чорында БРның барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында дежур төркемнәр оештырылды. Бу төркемнәргә Русия Президентының “Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә Русия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында” № 239 Указының 4 пунктында билгеләнгән категориягә кергән хезмәткәрләрнең балалары йөриячәк.
Шул ук вакытта барлык профилактик чаралар үтәлә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кергәндә температура тикшерелә, авыру билгеләре булган балалар кабул ителми, балада авыру билгеләре барлыкка килгән очракта ата-аналарга кичекмәстән хәбәр ителә, авыру балалар изоляцияләнә.
Дежур төркемнәр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчесенә, яки яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мәктәпләрдә дежур төркемнәр оештырылачакмы?
Мәктәпләрдә дежур төркемнәр бары тик 1-4 сыйныф укучылары өчен генә оештырыла.
Дистанцион укыту кайсы вакытка кадәр дәвам итәчәк?
Барлыкка килгән ситуациягә һәм килгән күрсәтмәләргә карап. Бүгенге көндә чикләү чаралары 30 апрельгә кадәр озайтылды.
Дистанцион уку ничек оештырылачак?
Дистанцион укытуның 3 ысулы оештырылган:
онлайн дәресләр – мондый дәресләрдә катнашу өчен укучыга компьютер һәм югары тизлекле интернет кирәк булачак;
электрон кейслар - компьютер һәм интернет кирәк булачак, шулай ук смартфонда яки планшетта мобиль интернет кулланырга мөмкин;
кәгазь кейс - компьютер җиһазлары һәм интернет кирәкми.
Һәр баланы укыту ысулы һәм форматы техник әзерлекне исәпкә алып билгеләнә.
Укучылар нинди дәреслекләр файдаланачак?
Онлайн укуларда укытучылар үз дәресләрендә кулланган цифрлы белем бирү ресурслары кулланылачак.
Мәсәлән:
1-4 сыйныф укучылары “Яндекс дәреслек” платформасын актив куллана,
Республиканың 500гә якын мәктәбенең 5-8 сыйныфлары Сбербанк белем бирү платформасына тоташтырылды,
9-11 сыйныф укучылары Русия электрон мәктәбе ресурсларын файдаланалар.
Моннан тыш, балаларның 100%ы кәгазь дәреслекләр белән тәэмин ителгән, алар шулай ук кейслар төзегәндә кулланылачак.
Мәктәпнең дистанцион эшчәнлеген «Мәгариф» АИСда теркәп барачаклар.
Компьютер һәм интернет булмаган очракта укучыга дистанцион рәвештә ничек укырга?
Бу очракта кәгазь кейслар кулланылачак.
Әгәр кәгазь кейслар куллану алдан сөйләшелгән булса:
алдан сыйныф җитәкчесе белән кейслар һәм өй биремнәрен тапшыру урыны турында сөйләшегез;
уку материаллары һәм мәгълүмат белән алмашу өчен түбәндәге көннәр билгеләнгән: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга. Кейсларны дежур укытучы китерәчәк.
Уку материаллары һәм мәгълүмат белән алмашу өчен җаваплылык укытучыларда һәм әти-әниләрдә ята, балаларның мәктәп хезмәткәрләре белән шәхси бәйләнеш очракларын минимальләштерегез. Уку материаллары белән алмашканда битлек режимын һәм 1,5 метр араны саклагыз.
Гаиләдә бер компьютер булса, берничә балага дистанцион укуны ничек оештырырга?
Бу хәл турында фән укытучысы белән дәрестә катнашуның башка форматы (мәсәлән, онлайн дәрес түгел, ә электрон кейс) белән килешүче сыйныф җитәкчесенә хәбәр итегез. Бар очракта да бала биремнәр, консультация һәм кире элемтә алачак.
Моннан тыш, онлайн дәресләрдә катнашу өчен башка җайланмалар: планшетлар, смартфоннар да кулланырга мөмкин.
Әгәр уку платформасына керү мөмкинлеге юк икән, нишләргә?
Сыйныф җитәкчесенә һәм фән укытучысына мөрәҗәгать итегез, сезгә логин һәм пароль биреләчәк.
Әгәр сыйныф җитәкчесе берни дә аңлатмый икән, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Беренче чиратта, мәктәп администрациясенә. Моннан тыш, сез дистанцион укыту +7 (347) 292-11-52 телефонына шалтырата аласыз.
Түгәрәкләр һәм секцияләр ничек эшләячәк?
Түгәрәк эше һәм дәрестән тыш дәресләр шулай ук дистанцион формада үткәреләчәк.
Балаларга өстәмә белем бирү оешмалары ничек эшләячәк?
Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дәресләр көннең икенче яртысында дистанцион формада үткәреләчәк. Шул ук вакытта дистанцион укытуны оештыруның барлык өч ысулы да кулланыла: онлайн дәресләр, электрон кейслар һәм кәгазь кейслар.
Быел ГДИ һәм БДИ булачакмы?
Дәүләт йомгаклау аттестациясе сроклары күчерелде:
БДИ башлану вакыты 8 июньгә, ГДИ - 9 июньгә күчерелде.
Хәзерге вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтендә 2020 елда ГДИ, БДИ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү срокларын күчерү турындагы боерык проекты әзерләнә.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Distantsion-ukituni-oeshtiru-buencha-esh-birel-torgan-soraular-201597/
Читайте нас: