Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
4 апрель 2020, 14:05

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ДӘРЕСЛЕКЛӘР

6 апрельдә республика мәктәпләрендә дистанцион укыту башлана.

6 апрельдә республика мәктәпләрендә дистанцион укыту башлана.

Онлайн укытуда укытучылар үз дәресләрендә әлегә кадәр кулланган санлы белем бирү ресурслары кулланылачак (бу чорда элек түләүле булган ресурсларның күпчелегеннән түләүсез файдаланып булачак).
Мәсәлән, 1-4нче сыйныф укучылары "Яндекс. Дәреслек” платформасын актив куллана.
Республиканың 500гә якын мәктәбеннән 5-8нче сыйныф укучылары Саклык банкының белем бирү платформасына тоташтырылган, 9-11нче сыйныф укучылары Русия электрон мәктәбе ресурсларыннан файдалана.
Моннан тыш, балаларның 100 проценты кәгазь дәреслекләр белән тәэмин ителгән, алар шулай ук кейслар төзегәндә кулланылачак.
Мәктәпләр үзләренең дистанцион эшчәнлеген “Мәгариф” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәп барачак.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ukuchilar-nindi-d-reslekl-rd-n-faydalanachak-201398/

Читайте нас: