Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
6 апрель 2020, 16:00

"Баланы китап белән кочабыз!"

Әлеге чара Хәтер һәм Дан елына, Башкорт теле елына багышлана.

Әлеге чара Хәтер һәм Дан елына, Башкорт теле елына багышлана.

Бүген, 6 апрельдә, республикада Хәтер һәм Дан елына, Башкорт теле елына багышланган "Баланы китап белән кочабыз!” чарасы башланды. Әлеге чара Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла һәм шулай ук аталучы Бөтенрусия белем бирү акциясе кысаларында уздырыла.

Акциянең максаты — дистанцион укыту формалары активлашуга бәйле укучылар арасында уку мохитен үстерү.
Акциянең бурычлары:

- Русиядә һәм Башкортстанда чикләү чаралары чорында дистанцион белем бирү мөмкинлекләреннән файдалану;
- балаларның рухи-әхлакый, интеллектуаль, иҗади, эмоциональ үсешенә ярдәм итү;
- башкорт телен һәм әдәбиятын, туган телләрне һәм әдәбиятны өйрәнүгә ярдәм итү;
- туган ил әдәбияты, шул исәптән Башкортстан авторларының Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләре, башкорт әдәбияты классиклары, вакытлы басмалар белән танышу;
- гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен ныгыту;
- ана һәм гаилә укуларын туган телләрдә популярлаштыру;
- балалар һәм ата-аналарда уку мәдәниятен, белем дәрәҗәсен, мәгълүмати мәдәниятне үстерү;
- һөнәри һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, киңкүләм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнешне оештыру;
- “Укучы мәктәп”, “Китап укучы әни" Мәктәп китапханәчеләре ассоциациясенең Бөтенрусия хәрәкәте декларациясенә ярдәм итү;
- балаларны китап укуга җәлеп итү буенча иң яхшы педагогик тәҗрибәне тарату.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны, ата-аналарны, әби-бабайларны әлеге акциядә актив катнашырга чакыра.


Фото: ok.ru


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Balani-kitap-bel-n-kochabiz--aktsiyasend-katnashigiz-203832/

Читайте нас: