Авыл тормышы
+7 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
6 апрель 2020, 14:15

Радий Хәбиров дистанцион укытуга старт бирде

Бүген иртәнге сәгать 10да Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың мәктәп укучылары өчен онлайн режимда дәрес үткәрде.

Бүген иртәнге сәгать 10да Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың мәктәп укучылары өчен онлайн режимда дәрес үткәрде. Төбәк җитәкчесе беренче тапкыр дистанцион форматта узачак дәресләргә шулай итеп старт бирде.

“Бүген безнең республикада 450 меңнән артык малай һәм кыз каникуллардан соң беренче дәресне үз сыйныфларында түгел, ә дистанцион рәвештә уздырачак. Бу - безнең өчен беренче шундый кызыклы, әмма катлаулы хәл. Без сезнең өчен уңайлы шартлар тудырырга тырыштык, — диде Радий Хәбиров. — Бүген барысы да сезнең үзегездән тора. Сезнең киләчәгегезнең ни дәрәҗәдә яхшы булачагы бүген никадәр өлгерешле укуыгызга, белем алырга тырышуыгызга бәйле. Бүген — кеше булып калып, якыннарына һәм туганнарына ярдәм итеп, үз батырлыгыңны күрсәтергә мөмкин булган геройлар вакыты. Мин күп еллардан соң үзегезнең балаларыгызга бүгенгедәй катлаулы шартларда чын кешеләр булуыгыз турында горурланып сөйли алуыгызны теләр идем".

Укучыларны укытуның мондый гадәти булмаган формасы төбәктә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы профилактика чаралары комплексы белән бәйле.

Беренче дәресләрне БСТ, «Башкортстан 24», «Вся Уфа» һәм UTV телеканалларында карарга мөмкин.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/B-gen-barisi-da-sezne--zegezd-n-tora-204032/

Читайте нас: