Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
6 апрель 2020, 10:00

ӨЙДӘН ЧЫКМЫЙ ГЫНА - МӘКТӘПКӘ!

Дистанцион уку нинди формаларда башкарылачак?

Бүген республикабызның барлык укучылары һәм студентлары дистанцион режимда укый башлый. Гадәти булмаган дүртенче чирек буенча сорауларга кичә үткән чираттагы брифингта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин җавап бирде.

Дистанцион уку нинди формаларда башкарылачак? Аның берничә төре бар: онлайн-режимда белем алу, укытучы электрон почтага яисә телефонга җибәргән биремнәрне үтәү, өйгә китереп бирелгән биремнәрне үтәп, укытучыга җибәрү. Соңгы очракта биремнәр атнасына өч тапкыр дежур укытучылар тарафыннан китереләчәк.

Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, һәр баланың дистанцион белем алу мөмкинлеге булачак. 17 муниципалитет бу уңайдан тест үткән, анда 8700 укытучы катнашкан. Укучыларның өчтән бер өлеше дә видеоконференция формасындагы тестта катнашкан, аны уңышлы үткән. “ЯКласс”, “Яндекс. Учебник”, “Учи.ру” платформларында видеодәресләр белән проблемалар юк. “Российская электронная школа”, “Московская электронная школа” буенча шөгыльләнгәндә зур булмаган проблемалар килеп чыккан. Әле бу өлкәдә техник җитешсезлекләр төзәтелә.

Шулай итеп, бүген, иртәнге сәгать унда республикабызның һәр укучысы өендәге өстәле артына утырып, белем ала башлаячак. Кинәт кенә күп кешенең Интернет куллануыннан система сафтан чыкмасмы?
Башкортстанның дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин барысы да тәртиптә булырга тиешлегенә ышандырды. Бу юнәлештә нидер уйлаганча килеп чыкмаса, “кайнар элемтә” номерына шалтыратырга киңәш бирде: 8 800 100 81 80.

Шулай да бала өйдә берүзе генә булса, Интернет сафтан чыкса, нишләргә? Айбулат Хаҗин бу очракта кайгырмаска, телефон, электрон почта аша укытучы белән бәйләнешкә керергә кушты. Укытучы шунда ук җавап бирә алмаса да, соңыннан шалтыратачак, биремнәр җибәрәчәк, хәлне контрольдә тотачак, борчылырга сәбәп юк.

Мәгариф министры балаларга сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булсын өчен, өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, көннең беренче өлешендә Инернеттан файдаланмый торуларын сорады. 10-14 сәгатьләрдә башлангыч һәм урта сыйныфлар белем ала. Башлангычлар - дүрт, урта звено алты дәрес укыр дип планлаштырыла. 14.30да өлкән сыйныфларның дәресләре бетә. Аларга көненә җиде дәрескә кадәр рөхсәт ителә.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Irt-g-d-n--m-kt-pk--yd-n-chikmiycha-203034/

Читайте нас: