Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
7 апрель 2020, 13:20

БОЛАЙ УК БУЛЫР ДИМӘГӘН ИДЕК

Дистанцион укытуның беренче көнендә үк укучылар да, укытучылар да техник каршылыклар алдында калды.

Дистанцион укытуның беренче көнендә үк укучылар да, укытучылар да техник каршылыклар алдында калды.

Бүген Башкортстан укучылары өчен дистанцион дәресләр үтте. Коронавирус буенча пандемия аркасында республиканың 450 мең укучысы Интернетка керде, әмма система берьюлы бу кадәр йөкләнешне күтәрә алмады. Нәтиҗәдә, укучылар да, әти-әниләр дә, укытучылар да кыен хәлдә калды.

"150 мең бала, 9 меңгә якын укытучы, 14 муниципалитет 12.00дән 13.00гә кадәр системада эшләде. Без Русиянең санлы белем бирү платформаларының ничек эшләвен карадык. Илнең бик күп мәктәпләре кулланган “Русия электрон мәктәбе” порталы да тест узганда “туктады”. Бүген әлеге хәл кабатланды, - диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Башка төбәкләрдә дә шундый ук проблема. Учи.ру, ЯКласс, Яндекс.Учебник кебек актив кулланылган платформалар да “туктап” калды".

Ведомство җитәкчесе ассызыклавынча, әлеге җитешсезлекләр белән бәйле рәвештә, инде кичә үк укытучыларга дистанцион укытуның икенче вариантына — электрон кейсларга күчәргә кушылган. Бу очракта укытучы укучылар белән электрон журнал, электрон почта, яки мессенджерлар аша аралаша.

Айбулат Хаҗин белдерүенчә, АИС электрон журналы эшчәнлеге дә артык күп кешенең берьюлы керүе нәтиҗәсендә эштән чыккан. “Шуңа күрә әлегә без ата-аналар өчен АИСка керүне чикләргә булдык. Бу, беренче чиратта, укытучы һәм укучының эш “коралы”, - диде министр.

Видеоконференцияләргә ярдәм итүче барлык системалар (Hangouts, ZOOM, Skype) исә эшли. Кайбер укытучылар үз дәресләрен YouTube аша трансляцияләгән.

"Әгәр сез 2-3 көн буена шулай җыела алмасагыз, һәм бала яхшы итеп мәгълүмат ала алмаса, атна ахырына аның укырга теләге бөтенләй юкка чыгачак, - диде Радий Хәбиров. - Бу - безнең команда өчен җитди сынау, без гадәттән тыш шартларда эшлибез. Шуңа күрә стандарт булмаган вариантлары эзләргә, табарга кирәк. Югыйсә, гомумән, балаларның уку теләген бетерәсез".

Фото:ciur.ru


Автор: Юлия Төхбәтуллина

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Sistema-bu-kad-r-y-kl-neshne-k-t-r-almadi-205128/

Читайте нас: