Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
9 апрель 2020, 14:15

ИНТЕРНЕТ НИЧЕК, ЭШЛИМЕ?

Бу атнада мәктәп укучылары дистанцион белем алуга күчте. Беренче көннән үк проблемалар да килеп чыккан. Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бүгенге брифингта бу хакта да сөйләде.

Бу атнада мәктәп укучылары дистанцион белем алуга күчте. Беренче көннән үк проблемалар да килеп чыккан. Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бүгенге брифингта бу хакта да сөйләде.

Министр билгеләвенчә, бик авыр интернет-трафик булган. Бу күп кешенең берьюлы челтәргә тоташуына бәйле. Шулай ук кайбер мәгариф платформаларына да йөкләнеш артып киткән, шуңа кайбер укучыларга кирәкле материаллар вакытында барып җитмәгән. Ресурслар артык йөкләнешне күтәрә алмаган. Проблемалар хәл ителә.

Брифингта мәгариф министрына кешеләрнең сораулары да ишеттерелде.

Беренче сыйныфлар өчен дәресләр гел телевидениедән күрсәтеләчәкме? - Карантин режимы беткәнче барлык беренче сыйныф укучылары өчен дәресләр телевидение аша трасляцияләнәчәк.

Контроль эшләр һәм имтиханнар да дистанцион тапшырылачакмы? - Мәктәп укучыларының белеменә нәтиҗә ясаучы контроль эшләре (ВПР) майда дистанцион форматта булачак. Ә менә БДИ һәм 9нчылар өчен төп дәүләт имтиханнары күчереләчәк. Аларның төгәл даталары соңрак әйтеләчәк.

Түләп укучы студентлар өчен шундый ук сумма түләргә кирәк булачакмы? - Дистанцион укуга күчү ул читтән торып укуга күчү дигән сүз түгел. Түләү хакы шулай ук кала. Ә менә тулай торак өчен түләгәннәр өчен акчаның бер өлеше кайтарылачак.

Дүшәмбедән мәктәп укучыларына азык-төлек тупламалары таратыла башлады. Алар кемнәргә тапшырыла? - Аларга күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикле, инвалид булган мәктәп укучылары хокуклы. Тупламалар берничә төрле ризыклардан тора: макарон, карабодай, шоколад, консервалар һәм башкалар.

Бүген чираттагы брифинг 14.00 сәгатьтә узачак. Анда Саклык банкы вәкиленең катнашуы көтелә.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: