Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
9 апрель 2020, 19:00

УКУ ЕЛЫ АЛДАН ТӘМАМЛАНЫРГА МӨМКИН

Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Русия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә, кирәк булган очракта, 1-8нче сыйныф укучылары өчен уку елын вакытыннан алда төгәлләргә һәм уку программаларының бер өлешен киләсе елга күчерергә рөхсәт итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә төбәкләрнең түбәндәге чаралар күрә алуы турында әйтелә: мәктәп тарафыннан билгеләнгән срокларда дистанцион форматта үткәрелгән Бөтенрусия тикшерү эшләре нәтиҗәләрен исәпкә алып, чирек нәтиҗәләре буенча 1-8нче сыйныф укучылары өчен календарь графигын үзгәртергә яки уку елын тәмамларга. Кирәк булган очракта, агымдагы уку елының гомуми белем бирү программасының бер өлешен киләсе уку елына күчерүне карарга кирәк.

Шулай ук төбәкләргә ике фән буенча төп дәүләт имтиханын турыдан-туры үткәрүне һәм белем бирү программаларын, шул исәптән дистанцион белем бирү технологияләрен һәм федераль телевизион каналларны кулланып, 10-11нче сыйныф укучылары өчен тулысынча гамәлгә ашыруны тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде. “Югары сыйныфлар мәктәп программасын уңышлы үзләштерү һәм БДИга әзерләнү өчен барлык кирәкле белемне алырга тиеш", — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Әгәр төбәктә хәл өйдә үз-үзеңне изоляцияләүне таләп итсә, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, белем бирү процессын тәэмин итәргә киңәш ителә.



Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Uku-eli-vakitinnan-alda-t-g-ll-n-ch-k-210499/

Читайте нас: