Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
10 апрель 2020, 19:00

ПАРТАЛАР АРТЫНДА-ДИСТАНЦИОН

Шулай итеп, 6 апрельдә укучылар каникулдан соң укый башлады. IV чирек балалар өчен гадәти түгел, ә онлайн режимда өй шартларында үтә. Класс тактасы урынына - компьютер мониторлары һәм смартфон экраннары. Без дистанцион режимда беренче уку көне ничек үтүе белән кызыксындык.

Шулай итеп, 6 апрельдә укучылар каникулдан соң укый башлады. IV чирек балалар өчен гадәти түгел, ә онлайн режимда өй шартларында үтә. Класс тактасы урынына - компьютер мониторлары һәм смартфон экраннары. Без дистанцион режимда беренче уку көне ничек үтүе белән кызыксындык.

БРда дистанцион укыту өч ысул белән үткәрелә. Интернеттан файдаланырга барлык мөмкинлекләре булган балалар онлайн дәресләр ярдәмендә белем ала, электрон кейслар кулланыла. Бу очракта укучыларга биремнәрне смс-хәбәрләр яки электрон почта аша җибәрәләр. Интернет булмаган авылларда кәгазь кейслар кулланыла. Аларны укучыларга дежур укытучы белән мәктәп автобусында илтеп бирәләр.

Укыту республика буенча бер үк вакытта – 10.00 сәгәтьтә башлана. Дәресләр тәртибе үзгәрешсез кала.

3 апрельдә район мәгариф бүлеге начальнигы Э.Г. Имангулова дистанцион укытуны оештыруның көнүзәк мәсьәләре буенча онлайн-брифинг үткәрде. Ул мондый режимда укытуның вариантлары турында җентекле сөйләде, биредә Интернет-ресурслардан файдалану кирәклеген һәм үз изоляция режимын катгый үтәргә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук ул онлайн-брифинг барышында бирелгән сорауларга җавап бирде.

Эльвера Гомәр кызы сүзләренә караганда, уку чиреге башланганчы ук барлык гомум һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә уку программаларына үзгәрешләр кертелгән, уку-методик җыелмалар әзерләнгән, календарь уку графигы үзгәртелгән, локаль-норматив актларга дистанцион технологияләр кулланып укыту буенча өстәмәләр кертелгән. Укучылар белән онлайн сыйныф сәгәтьләре, ата-аналар белән балаларны дистанцион укыту өчен шартлар булдыру турында әңгәмәләр үткәрелде. Барлык укытучылар “Башкортстан Республикасында мәгарифне үстерү институты” учреждениесе эшләгән мондый дәресләр үткәрү методикасына читтән торып курслар үтте.

Район мәктәпләренең 461 укытучысында онлайн-дәрес-ләр бирү өчен барлык шартлар да бар. 93 укытучы электрон кейслар ярдәмендә дәрес бирә ала. Үзләренең техник чаралары булмаган фән укытучыларына дәрес үткәрү өчен ноутбуклар таратып бирелде.

Мәктәпләрдә онлайн режимда укыту “Учи.ру”, “Яндекс.Учебник”, “Мәгариф” АИС, Башкортстан Республикасы электрон ресурсларында башкарыла. Элемтә линиясе сафтан чыккан очракта материаллар мәктәп автобусы белән укучылар белән очрашмый гына илтеп бирелә. Моннан тыш, барлык укучыларда да занятиеләр өчен кирәкле китап, дәфтәрләр бар. Дәресләр 30 минут дәвам итә. Алар арасында тәнәфесләр каралган, икенче дәрестән соң зур тәнәфес, укучылар анда ашап ала.

Э.Г. Имангулова сөйләвенчә, үз изоляция чорында өстәмә белем бирү түгәрәкләре һәм секцияләре үз эшен дәвам итә. “Яшь техниклар станциясе”, “Салават күпере” Балалар иҗат йорты, Балалар спорт мәктәбе педагоглары һәм тренерлары дистанцион технологияләр кулланып занятиеләр әзерләгән, алар көннең икенче яртысында башкарыла.

Яңа коронавируслы инфекция (COVID-19) таралу куркынычы булу сәбәпле, нәни балаларны саклау максатларында районның балалар бакчалары һәм мәктәпкәчә төркемнәре эше 30 апрельгә кадәр туктатылган. Шулай ук булачак беренче сыйныф укучылары да әзерлек курсларына йөрми.

Дистанцион эш режимында күчүгә карамастан, мәгариф бүлеге эшен дәвам итә. 1 апрельдән башлап көн саен район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, мәгариф бүлеге эшчәннәре һәм белгечләре, мәктәптә балаларның дистанцион укуына җаваплы кешеләр белән видео конференция режимында киңәшмәләр үтә. Без дистанцион режимда беренче уку көне ничек үтүе белән кызыксындык.

* * *

Г.Р. Габитова, Бүреказан авылы мәктәбендә вакытлыча директор вазыйфасын башкаручы:

- Укытучылар һәм 91 укучы өчен бу яңа эш форматы. Беренче көнне кыенлыклар да булды, әлбәттә, әмма без аны башкарып чыктык. Укытучылар дистанцион укытуга әзерлекләрен практикада күрде. Бу көнне барлыгы 59 дәрес, алардан бер өлеше онлайн режимында, бер өлеше электрон кейслар кулланып үткәрелде. Биредә “Якласс”, “Мәгариф” АИС” кебек платформалар, шулай ук видео элемтә төрләре, мессенжерлар һәм социаль челтәрләр кулланылды. Укытучыларның да, укучыларның да дистанцион уку өчен җайланмалары, шулай ук Интернетлары бар.

З.Ф. Мозаффарова, Талач авылы мәктәбе директоры урынбасары:

- Бу уку чирегенең башлануын бар да – укытучылар, укучылар, ата-аналар дулкынланып көттек. Дәресләр онлайн режимда да, электрон кейслар кулланып та үткәрелде. “ЯКласс”, “Учи.ру”, “Русия электрон мәктәбе”, “Мәгариф” АИСлары, шулай ук төрле аралашу чаралары, шул исәптән социаль челтәрләр укучылар һәм укытучылар арасында аралашып тору мөмкинлеге бирә. Беренче көнне аерым авырлыклар булды, әлбәттә, әмма барысы да оператив хәл ителә. Шунысы куанычлы, укытучылар да, балалар да, ата-аналар да мондый укытуга җитди карады. Барсы да элемтәдә, килеп туган мәсьәләләр шунда ук хәл ителә. Уртак тырышлык белән программаны үтәрбез, балаларны йомгаклау аттестациясенә әзерләрбез һәм, әлбәттә, уку елын уңышлы тәмамларбыз, дип ышанам.

Г.Абдрахманова, күп балалы ана: “Минем олы улым колледжда белем ала, апрель башыннан дистанцион укый. Калган өчесе – укучылар, шулай ук дистанцион белем алалар. Һәркемнең үзенең эш урыны һәм гаджеты бар. 3 яшьлек кызым белән дә тәрбиячеләре тәкъдиме белән шигырьләр ятлыйбыз, рәсем төшерәбез. Балалар тырыша, олылары кечеләренә булыша. Каникулдан соң укулар дәвам итүгә шатбыз. Әмма мәктәптә укысалар яхшырак булыр иде”.

Г. ТИМЕРБАЕВА әзерләде.

Читайте нас: