Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
13 апрель 2020, 13:00

УКЫРГА, УКЫРГА ҺӘМ УКЫРГА...

Кайбер районнарда Интернет тотмау сәбәпле ата-аналар балаларны юл буена алып чыгарга мәҗбүр

Кайбер районнарда Интернет тотмау әнә шундый юлга этәрә икән. Мәгариф министрлыгы белдерүенчә, Кыйгы районының Колмәт авылында яшәүчеләрдән дүрт мөрәҗәгать килгән. Анда ата-аналар балаларны укыту өчен юлга чыгарга мәҗбүр. Социаль челтәрләрдә балалар машинаның идәненә ноутбук куеп утырган видео һәм фото таралды. Урындагы халык сүзләренә караганда, дәресләр вакытында, кагыйдә буларак, юл буенда 40-50 машина тора. - Бүгенге көндә Колмәт авылында оптик җепселле элемтә линиясе юк. Алдан исәпләүләр буенча, торак пунктка кадәр кимендә 18 чакрым элемтә линиясе төзергә кирәк, - дип белдерәләр министрлыкта. - Авыл 2G стандарты буенча мобиль интернет белән тәэмин ителгән, бу дистанцион белем бирү процессына күчү чорында укучылар һәм педагоглар арасында мәгълүмат алмашу өчен җитәрлек.
Фото:

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Balalar--basuda-ukiy-215336/

Читайте нас: