Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
15 апрель 2020, 16:30

"Әни, кайчан садикка барам мин?"

Өйдә утырып ялыккан сабыйлар шундый сорауларны яудыра гына инде...Башкала хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Елена Хаффазова балалар бакчалары кайчан эшли башлар дигән сорауга җавап бирде.

Башкала хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Елена Хаффазова балалар бакчалары кайчан эшли башлар дигән сорауга җавап бирде.

Чиновник белдерүенчә, бүген 44 дежур төркем эшли. Ә, гомум алганда, барлык балалар бакчалары кайчан эш башлар, тәгаен датаны әйтү мөмкин түгел. “Мөгаен, үзизоляция режимы тәмамланганнан соң”,- диде ул.

Бүген дежур төркемнәрдә балалар саны арта. Мәсәлән, 14 апрельдә балалар бакчаларына 554 бала килгән булса, 15 апрельдә алар саны 17гә артты. Төркемгә баланы күчерү өчен, Хаффазова әйтүенчә, балалар бакчасы мөдиренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

“Дежур бакчага ата-ананың шәхесен раслаучы документлар, аларның өзлексез эшләүче производствода хезмәт салулары турында белешмә һәм баланың туу турындагы таныклыгын алып килергә кирәк. Моның өчен нибары ярты көн вакыт җитә”,- ди ул.

Әйткәндәй, хакимияттә белдерүләренчә, шәхси балалар бакчалары коронавирус чорында кертелгән үзизоляция режимы вакытында эшләми.

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Balalar-bakchalari-kaychan-eshli-bashliy-220220/
Читайте нас: