Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
15 апрель 2020, 16:00

"Зинһар, башлангыч сыйныфларны каникулга вакытыннан алда җибәрегез"

Радий Хәбировка бу җәһәттән бик күп мөрәҗәгатьләр килә.

Радий Хәбировка бу җәһәттән бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Республика Башлыгы Радий Хәбировның “Вконтакте”дагы битенә кайбер ата-аналар балаларны каникулга вакытыннан алда җибәрүләрен сорап яза. Моның башлангыч сыйныфларда булса да гамәлгә ашырылуын тели алар. "Зинһар, башлангыч сыйныфларны каникулга вакытыннан алда җибәрегез. Әгәр ата-аналар эшли икән, кечкенә балаларны контрольдә тоту мөмкин түгел, чөнки алар әле сайтлар белән эшли һәм яңа темаларны мөстәкыйль өйрәнә белми. Өстәвенә, төп һәм икенче дәрәҗәдәге дәресләр һәм хәтта түгәрәкләр буенча өй эшләре күп. Боларның барысы да эштән кайткан ата-аналар җилкәсенә төшә. Шул рәвешле без төн уртасына кадәр утырырга мәҗбүр. Бу балалар өчен стресс. Балаларны каникулга җибәрегез, бер ай укуны киләсе уку елында куып җитәчәкбез", - дип язган әниләрнең берсе аның посты астында. Әлеге теләккә башка ата-аналар да кушылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Радий Хәбиров ата-аналардан дистанцион уку процессы турында үз фикерләрен әйтүне сораган иде. Әти-әниләр яңа алым укучылар өчен авыр булуын билгели.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ata-analar-kanikulga-irt-r-k-ib-r-ne-soriy-220283/

Читайте нас: