Бөтенрусия тикшерү эшләре сентябрь-октябрь айларында узарга тиеш.
4-8нче сыйныф укучылары өчен Бөтенрусия тикшерү эшләрен үткәрү агымдагы елның көзенә күчерелгән, алар сентябрь-октябрь айларында узар дип планлаштырыла.
Быел Бөтенрусия тикшерү эшләрен үткәрүдә 4-8нче һәм 10-11нче сыйныфларда укучы алты миллионнан артык укучы катнашырга тиеш булган. 10-11нче сыйныфларда тикшерү эшләре, мәктәпләр дистанцион укыту режимына күчкәнче үк, март аенда узды.
4-8нче сыйныф укучылары өчен тикшерү эшләре агымдагы уку елы тәмамланганчы үткәрелмәячәк. Көз көне аларны яңа уку елы башында, 5-9нчы сыйныфларга күчкән укучылар язачак.
Тикшерү эшләре нәтиҗәләре алдагы сыйныфка күчүгә йогынты ясамый. Алар, барыннан да элек, мәктәп, укытучылар һәм ата-аналарга укучыларны әзерләүдә нинди проблемалар барлыгын һәм өстәмә рәвештә нәрсә белән эшләргә кирәклеген аңлау өчен мөһим. Шуңа күрә мондый мониторингны үткәрү көз көне үз актуальлеген саклап калачак.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Sinau-k-zg-k-cherelde-225469/