Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
20 апрель 2020, 16:00

ОНЛАЙН ДӘРЕСЛӘРГӘ ӨЙРӘНЕП КИЛӘБЕЗ АХЫРЫ

Башта 42 мең онлайн дәрес үткәрү планлаштырылган булса, дистанцион өйрәнүнең беренче көннәрендә 25 мең дәрес үздыру гына мөмкин булды. Дистанцион өйрәнүнең икенче атнасында, онлайн дәресләр саны 35 меңгә кадәр артты.

Мәгълүм булуынча, 6 апрельдән Башкортстан мәктәпләрендә дәресләр онлайн режимда уздырыла башлады. Коронавирус пандемиясе аркасында республиканың 450 мең укучысы виртуаль укуга күчерелде. Мәктәпләр үз теләкләре буенча төрле интернет-платформалар кулланып, онлайн дәресләр керттеләр. Мәсәлән, дәүләтнеке – “Русия Электрон Мәктәбе” (NES), яки “Мәктәп Санлы Платформасы”, “Фоксфорд”, “Uchi.ru”, “Яндекс. Дәреслек”, “YaKlass”, InternetUrok.ru, Skyeng “Мин VPR чишәчәкмен” һәм башкалар. Яңа шартларга җайлашу өчен, укытучыларга видео-конференция, онлайн очрашулар, файл бүлешү өчен веб-хезмәтләрне үзләштерергә туры килде.

Башта 42 мең онлайн дәрес үткәрү планлаштырылган булса, дистанцион өйрәнүнең беренче көннәрендә 25 мең дәрес үздыру гына мөмкин булды. Дистанцион өйрәнүнең икенче атнасында, онлайн дәресләр саны 35 меңгә кадәр артты. 488 мең укучының 312 меңе онлайнда укый башлады. 18 апрельгә балаларны дәресләр белән җәлеп итү 79,5% тәшкил иткән, якынча 380 мең бала онлайн белем ала, - дип хәбәр итәләр төбәк Мәгариф министрлыгында.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/Uku-eli-d-vam-it-228237/
Чыганак: Башинформ
Читайте нас: