Авыл тормышы
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
24 апрель 2020, 11:30

Уку йортларына керү тәртибе ничек булачак?

Коронавирус пандемиясе бу өлкәгә дә үз төзәтмәләрен кертми калмас, мөгаен

Быел югары уку йортларына керү тәртибе ничек булачак? Коронавирус пандемиясе бу өлкәгә дә үз төзәтмәләрен кертми калмаячак бит инде.

Әлбәттә, быел югары уку йортларына кабул итү тәртибе башка еллардан аермалы булачак. Абитуриентлар бюджет урыннарына документларын 10 августка кадәр тапшырырга мөмкин.

Беренче исемлек 19 августта эленер дип көтелә. Гадәттә, анда укырга керүчеләрнең 80 проценты билгеле була. Икенче этап 24 августта игълан ителәчәк.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы быел вузларга кабул итү тәртибен билгеләде. Министрлык башлыгы Валерий Фальков имзалаган боерык министрлык сайтында бастырылган.

Укырга керергә теләүчеләр, барлык кирәкле документларын теркәп, гаризаларын онлайн-тапшыру хокукына ия.

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Koronavirus-betm-s--vuzga-ker--chen-dokumentlarni-nichek-tapshirirga-234547/

Читайте нас: