Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
28 апрель 2020, 12:15

БАШКОРТ ТЕЛЕННӘН ДИКТАНТ ЯЗДЫЛАР

26 апрельдә онлайн форматта “Башкорт теленнән Халыкара диктант-2020” акциясе үтте.

26 апрельдә онлайн форматта “Башкорт теленнән Халыкара диктант-2020” акциясе үтте.

Барлыгы 223 000 катнашучы теркәлгән иде, аларның һәркайсы диктантны язып, үзенең эшен сайтта шәхси кабинет аша җибәрә алды. Билгеләнгән көнне 11.00 сәгатьтә “Башкорт спутник телевидениесы”, “В Контакте” социаль челтәрләрендә,”YouTube “видеохостингында диктант текстын туры эфирда укыдылар (генерал Шайморатовка багышланган текстны Уфа артистлары һәм телевизион алып баручылары укыды). Диктант өч дәрәҗә катлаулылыкта булды: башкорт телен башлап өйрәнүчеләр өчен; башкорт телендә иркен укый һәм язучылар өчен; башкорт телен төньяк-көнбатыш диалектында белүчеләр өчен.

Һәр катнашучыга диктантны үзаллы язып, фотографияләрне һәм эшләрнең сканвариантларын сайт яки электрон адрес, яисә ватсапп номеры аша җибәрү мөмкин булды. Эшләр 26 апрель 23 сәгать 59 минутка кадәр кабул ителде.

Укучылар һәм аларның ата-аналары, укытучылар һәм Стәрлетамак районының башка халкы акциягә актив кушылды. 950 дән артык кеше диктантны өйдә язды. Диктантның бу форматы күпләргә ошады һәм барысы да түземсезлек белән үзләренең нәтиҗәләрен белдерүен көтәләр. Белемне тикшерүнең мондый ысулы белемне күтәрүгә стимул һәм республикабызның төп халкы телен популярлаштыруга этәргеч булыр. Акциянең рәсми йомгаклары 30 көн эчендә булачак. Диктантта катнашучыларга катнашу турында сертификатлар сайтның шәхси кабинетлары яки электрон почта аша җибәреләчәк.

И.КАРАГУЛОВА,

мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты.

Фотода: Рязановка авылының башкорт теле укытучысы Елена Рифовна Акчупанова улы Ильяс белән диктант яза

P.S. Диктантта Башкортстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, Русия Федерациясенең 18 төбәге, якын һәм ерак 24 чит иле катнашты. Башкорт теленнән Халыкара диктантта катнашучыларның гомум саны 305 600 кеше тәшкил итте, шул исәптән Русия Федерациясе төбәкләреннән 39 214 катнашучы булды.

Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында 51 345 кеше язды. Бу әлеге диалектның халык арасында кирәклеген күрсәтә.

Катнашучыларның иң яшенә 5 яшь, ул Баймак шәһәреннән, ә иң өлкән катнашучы Ишембай районыннан, аңа 96 яшь.

Читайте нас: