Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
29 апрель 2020, 12:30

Радий Хәбиров дистанцион укытуның нәтиҗәлелеген югары бәяләде

Бу хакта ул “Коронавирустан соң дөнья: Евразия йөрәгеннән караш” беренче халыкара онлайн-форумы кысаларында сөйләде.

"Коронавирустан соң дөнья: Евразия йөрәгеннән караш" форумында республикада мәгариф системасының киләчәге турында да сүз барды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мәгариф системасының дистанцион укытуга күчүенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Бу хакта ул “Коронавирустан соң дөнья: Евразия йөрәгеннән караш” беренче халыкара онлайн-форумы кысаларында сөйләде.
— Без дистанцион рәвештә эшләргә өйрәндек. Башкортстанда 380 меңнән артык бала онлайн-режимда укый. Бүген без мондый форматтагы белем бирү мөмкинлекләрен арттырабыз, балаларны, укытучыларны нәрсә борчыганын беләбез. Бу бик файдалы тәҗрибә, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Хәзер безнең провайдерлар өчен бик яхшы вакыт. Без бергә торак пунктларда Интернетка тоташтыру мөмкинлекләрен тормышка ашырабыз, мәктәпләрнең матди-техник базасын көчәйтәбез.
Төбәк җитәкчесе дистанцион форматка өстәмә белем бирү өлкәсендә ихтыяҗ булачагын ассызыклады.
— Сентябрь аенда безнең балалар мәктәпкә барыр дип өметләнәбез. Әмма без онлайн-укытуны өстәмә белем бирү өлкәсендә үстерәчәкбез, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Республикада мәдәният йортлары, мәктәпләр, училищелар булмаган авыллар бик күп. Минемчә, мондый формат бик нәтиҗәле булачак һәм балаларыбызның һәрьяклап үсеше өчен яхшы мөмкинлекләр бирәчәк.

Фото: glavarb.ru


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: