Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
1 Май 2020, 15:00

100 балл алган укучының укытучысына 50 мең премия

Радий Хәбиров БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл алучыларны әзерләгән укытучыларга Башкортстан Башлыгы премиясе турында Указны имзалады.

Радий Хәбиров БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл алучыларны әзерләгән укытучыларга Башкортстан Башлыгы премиясе турында Указны имзалады.

Документ нигезендә, премия 2020 елдан башлап тапшырылачак. Аның күләме 50 мең сум тәшкил итәчәк.

Указ нигезендә мондый премияләрне билгеләү һәм түләү тәртибе расланды. Аларның саны ел саен БР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан БДИ нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/Ukituchilar-50-me-sum-premiya-alachak-246651/
Читайте нас: