Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
5 Май 2020, 21:05

11нче сыйныф укучылары электрон җайланмалар алды

Республикада мохтаҗ укучыларны гаджетлар белән тәэмин итү программасы дәвам итә.

Республикада мохтаҗ укучыларны гаджетлар белән тәэмин итү программасы дәвам итә.

“Бердәм Русия” башлап җибәргән “Өйдә укырга ярдәм ит” программасы кысаларында 11нче сыйныф укучылары дистанцион уку өчен электрон җайланмалар алды.

Бүген, 5 майда, партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен республиканың барлык муниципалитетларына 500 планшет тапшырылды. Алга таба урыннарда чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыра, югары уку йортларына һәм колледжларга керә алсын өчен унберенче сыйныф укучыларына гаджетлар тапшыру оештырылачак.

— Бу катлаулы эпидемиологик чорда дистанцион укуга күчү имтихан тапшыручы балалар өчен аеруча мөһим. Безнең унберенче сыйныф укучыларына төрле программаларга керү, шулай ук чыгарылыш имтиханнарына әзерләнү мөмкинлеге булачак. Башкортстан Башлыгы ярдәме белән республикада әлеге проект тормышка ашырыла, 500 планшет сатып алынды, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Планшетлар тапшыру дистанцион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен оештырылды. Алар республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы буенча Русия юристлары ассоциациясе биргән акчага сатып алынган. Элегрәк 200 тирәсе гаилә мондый ярдәмне алган иде инде.

Яңа, шулай ук куллануда булган гаджетларны төрле дәрәҗәдәге депутатлар, оешмалар, эшкуарлар һәм битараф булмаган кешеләр китерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләре укучыларны кирәкле җайланмалар белән үзләре тәэмин иткән.

Уфада бу төр җиһазны җыю ике адрес буенча башкарылачак: Достоевский урамы, 73 (тел. 276-12-90) һәм Коммунистик урам, 39 (тел. 298-04-62), шулай ук барлык район һәм шәһәрләрдәге “Наша забота" волонтерлык үзәкләрендә кабул итү пунктлары эшли.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: