Авыл тормышы
+5 °С
Облачно
МӘГАРИФ
11 Мая 2020, 12:05

БДИ июньдә дә булмас ахыры

Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, коронавирус эпидемиясе аркасында БДИны җәй азагы-көз башында үткәрү генә хәвефсез булачак, дип белдерде.

— Июнь аена исәп тотарга да ярамый. Әгәр коронаврирус белән бәйле хәл мөмкинлек бирсә, бәлки, бу август-сентябрь булыр, —ди Мурашко. Министрның сүзләрен ТАСС китерә.

Русиядә БДИ 8 июньдә башланыр дип көтелә иде. Элегрәк мәгариф министры Сергей Кравцов, БДИ үткәрү сроклары май бәйрәмнәреннән соң билгеле булачак, дип белдергән иде.

Фото: kp.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Imtihannarni-iyund--tk-rerg-yaramiy-261880/

Читайте нас