Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
13 Май 2020, 11:55

УКУ ЕЛЫ 29 МАЙДА ТӘМАМЛАНА

“Уку елы 1-4нче сыйныф укучылары өчен — 22 майда, ә 5-11нче сыйныф укучылары өчен 29 майда тәмамлана”, — дип ачыклык керттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.

12 майдан республиканың барлык белем бирү оешмалары элекке режимда эш башлады, укыту дистанцион форматта алып барыла. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров белдерде.

“Уку елы 1-4нче сыйныф укучылары өчен — 22 майда, ә 5-11нче сыйныф укучылары өчен 29 майда тәмамлана”, — дип ачыклык керттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Колледжларда һәм югары уку йортларында уку елы уку планы нигезендә тәмамланачак. Барлык имтиханнарны студентлар дистанцион форматта тапшырачак.

12 майдан әти-әниләре эшкә чыккан сабыйларга балалар бакчасындагы дежур төркемнәрдә урын биреләчәк. Моның өчен ата-аналарга (законлы вәкилләргә) мәгариф бүлегенә яки бала йөргән балалар бакчасы җитәкчесенә гариза язарга кирәк. Шулай ук яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп, баланың сәламәтлек торышы турында белешмә алырга кирәк. Белешмәне табиб-педиатрдан дистанцион рәвештә алырга мөмкин.
Өстәмә белем бирү учреждениеләре, яңа күрсәтмәләр алганчы, эшләрен 12 майдан дистанцион режимда дәвам итә.

Фото: pixabay.com

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Uku-elini-so-gi-k-ne-bilgele-buldi-264753/

Читайте нас: