Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
14 Май 2020, 13:30

Мәктәпләрдә яңа режим кертелә

COVID-19 бәйле рәвештә, мәктәпләребездә урнашкан тәртип тамырыннан үзгәртелер, мөгаен.

COVID-19 бәйле рәвештә, мәктәпләребездә урнашкан тәртип тамырыннан үзгәртелер, мөгаен.

Русия мәктәпләре ачылгач та, пандемия шартларында зур үзгәрешләр көтелә – дәресләр расписаниесе һәм гомум тәнәфесләрдә үзгәреш булачак.

Бу тәкъдим Роспотребнадзор сайтында пәйда булды.

Сыйныфларны сыйныфлардан аеру өчен һәр кайсысына аерым уку бинасы тәгаенләнәчәк.

Тәнәфесләр вакытында төрле сыйныф укучыларының аралашуы чикләнә.

Сыйныфларда беренче дәресләр һәм тәнәфесләр төрле вакытка билгеләнәчәк, дип белдерә ТАСС.

Озайтылган көн төркемнәрендә төрле сыйныф балаларын бергә туплау тыела.

Роспотребнадзор бер сыйныфта укучы балалар санын да киметергә тәкъдим итә.

Мәктәпләрдә киңкүләм чаралар уздыру тыела.

Һәркөнне мәктәпкә кергәндә хезмәткәрләрнең, укучыларның, аларның әти-әниләренең тән температурасын үлчәү кагыйдә булачак.

Кергән җирдә махсус дозаторларда антисептиклар куелачак.

Һава торышына карап, дәресләрне күбрәк тышта уздыру күзаллана. Спорт залларында үтәсе дәресләр саны чикләргә.

Тәнәфесләрдә, эш көне тәмамлануга бинада дезинфекция уздырырга.

Мәктәпләргә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән гигиена кагыйдәләре буенча педагогик тәрбия эшен көчәйтергә тәкъдим ителә.

Читайте нас: