Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
14 Май 2020, 11:30

Тугызынчы сыйныф укучылары имтихан бирми быел

Агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты 8 июньнән соңрак вакытка күчереләчәк. Бу хакта Русия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк төбәкләр белән видео-конференц-элемтә режимында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

БДИ үткәрү дә соңрак вакытка күчерелә.

Агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты 8 июньнән соңрак вакытка күчереләчәк. Бу хакта Русия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк төбәкләр белән видео-конференц-элемтә режимында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Мондый карар, илдәге эпидемиологик хәлдән һәм балаларның, педагогларның сәламәтлеген саклау таләпләреннән чыгып, сәламәтлек саклау органнары белгечләренең киңәшләренә бәйле.

Аттестация кампаниясе башлануның төгәл даталары якын арада хәбәр ителәчәк.

11нче сыйныфларда БДИ үткәрү форматы үзгәртеләчәк: югары уку йортларына керергә җыенмаган укучыларга аттестатка ел нәтиҗәләре буенча билге куелырга мөмкин.

9нчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау билгеләре еллык уку нигезендә чыгарылачак.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: