Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
18 Май 2020, 14:15

БДИ биремнәре гадиләштерелмәячәк

Коронавирус пандемиясе аркасында күчерелгән Бердәм дәүләт имтиханы биремнәре гадиләштерелмәячәк. Бу хакта Федераль педагогик үлчәү институты җитәкчесе Оксана Решетникова белдерде.

Коронавирус аркасында күчерелгән имтиханнар буенча белгечләр ачыклык кертте.

Коронавирус пандемиясе аркасында күчерелгән Бердәм дәүләт имтиханы биремнәре гадиләштерелмәячәк. Бу хакта Федераль педагогик үлчәү институты җитәкчесе Оксана Решетникова белдерде.
"БДИ материалларын без җиңеләйтергә дә, катлаулырак итәргә дә хокуклы түгел (...) Бу нәкъ шул материаллар булачак. Юк, бернинди җиңеллек тә планлаштырылмый», — дип белдерде ФИПИ башлыгы.
Оксана Решетникова аңлатуынча, хәзерге вакытта биремнәрне гадиләштерүнең кирәге дә юк, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларының әзерлек өчен вакыты бар әле, алар өчен теледәресләр эшли, консультация ярдәме оештырылган.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: