Авыл тормышы
0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
20 Май 2020, 11:30

"ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ" КАЙЧАН БУЛА?

Конкурс 1 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш иде. Илдәге эпидемиологик хәл аркасында бәйгенең төбәк этаплары Русия субъектларының өчтән берендә генә узды.

Коронавирус аркасында төбәк этапларын үткәрү вакыты озайтылды.

“Русия Ел укытучысы” Бөтенрусия конкурсының төбәк этапларын үткәрү вакыты 20 сентябрьгә кадәр озайтылды. Конкурсның йомгаклау этабын агымдагы елның 2-10 ноябрендә, көзге каникуллар чорында, Волгоград шәһәрендә уздыру планлаштырыла. Бу хакта Русия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк белдерде.

Конкурс 1 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш иде. Илдәге эпидемиологик хәл аркасында бәйгенең төбәк этаплары Русия субъектларының өчтән берендә генә узды.

Министр урынбасары әйтүенчә, төбәк этапларында җиңүчеләр өчен 28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр семинарлар уздырылачак. Бу барлык дәгъвачылар да 5 октябрьдә Кремль сараенда Укытучылар көненә багышланган чарада катнашу мөмкинлегенә ия булсын өчен оештырыла.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/El-ukituchisi-konkursi-kaychan-uzachak-276517/

Читайте нас: