Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
МӘГАРИФ
20 Май 2020, 16:15

"СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ" НИЧЕК ҮТӘЧӘК

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елы тәмамлану һәм бәйрәм чаралары үткәрү турында мәгълүмат бастырды.

Төбәктә чыгарылыш кичәләрен үткәрү мәсьәләсе хәл ителә.

Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елы тәмамлану һәм бәйрәм чаралары үткәрү турында мәгълүмат бастырды. Билгеле булуынча, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда “Соңгы кыңгырау” 29 майда дистанцион форматта узачак.
Төбәктә чыгарылыш кичәләрен үткәрү мәсьәләсе хәл ителә. Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми хәбәрендә әйтелүенчә, төп гомуми һәм урта гомуми белем турында аттестатлар бирүне коронавирус инфекциясе таралуга юл куймый торган санитар-эпидемиологик таләпләрне тулысынча үтәү шартларында оештырырга кирәк.
“Аттестатка билге кую үзенчәлекләре, шулай ук аттестатлар бирүнең бердәм датасы турында мәгълүмат гомуми белем бирү оешмаларына өстәмә рәвештә җибәреләчәк”, — дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Шулай ук төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме буенча, чыгарылыш сыйныф укучыларына “Соңгы кыңгырау” көнендә сыйныф белән җыелу һәм табигатькә чыгу тыела.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото:culture.ru

Читайте нас: